Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Павел Лукша: “Бар дөнья мәгариф системасы чын сектор ихтыяҗларыннан көннән-көн ераклаша”

Global Education Futures халыкара платформасына нигез салучы һәм “Яңа һөнәрләр атласы” идеясын эшләүче  Павел Лукша WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының эшлекле программасында катнашачак.

СКОЛКОВО Мәскәү идарә мәктәбе практика профессоры, Сколково үзәгенең мәгариф үсеше белгече, яңа мәгариф системаларын эшләүче Global Education Futures халыкара платформасына һәм Global Change Leaders мәгариф инноваторлары хәрәкәтенә нигез салучы Павел Лукша конференциянең берьюлы ике сессиясендә (“Киләчәккә әзерлек: гомер буе белем алу” һәм “Киләчәк икътисадының белем бирү экосистемасын булдыру”) модератор буларак чыгыш ясаячак.

“Бу зур проблема һәм ул россиякүләм генә түгел – бар дөньяда да мәгариф системасы чын сектор ихтыяҗларыннан көннән-көн ераклаша. Элек, икътисадтан сигнал алып, мәгариф үзгәреп корылырга өлгерә иде: әйтик, СССРда атом проекты эшләнгәч, 10 ел дәвамында аның өчен бөтен әзерлек системасы булдырылды, мәсәлән, Физтехның шул ук төп кафедралары... Эшләргә вакыт бар иде”, - дип искәртә Павел Лукша. – Ә хәзер барысын да әзерлексез, тиз эшләргә кирәк. Сез биотехнологияләр яки мәгълүмати технологияләр өлкәсендә әзерлек программасын эшләгәнче, бар да бик нык үзгәрәчәк... Сез дәреслек язган арада ул өлкә инде юкка чыгачак”.

“Яңа һөнәрләр атласы”, якындагы 15-20 ел өчен перспективалы юнәлешләр һәм һөнәрләр альманахы идеясе илһамчысы Павел үзен футуролог дип санамый, әмма шулай да үзен шул киләчәкне төзүгә ярдәм итүчеләр исәбенә кертә.

“Безнең киләчәк нинди булачак?” дигән сорау кешеләрдә зур кызыксыну  уята. Ә Павел Лукша үз күзаллавы белән уртаклашканда, бу аеруча мавыктыргыч. Ул абстракт рәвештә түгел, ә төгәл һәм дәлилләр китереп, җәмгыятьнең футуристик картинасын ясый. Киләчәкне күрәсегез һәм анда үз урыныгыз хакында аңлыйсыгыз киләме? 22−26 августында Казанда узачак WorldSkills Conference 2019 конференциясенә рәхим итегез!

Бары тик россиялеләрнең генә конференциягә махсус шартларда билет алу мөмкинлеге бар! Бу хакта тулырак һәм теркәлү түбәндәге сылтама аркылы: https://worldskillsconference.com/2019/ru/.

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 66 илдән 1 400 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар. 

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте