Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Авылында яшәүчеләр өчен лаунж-зона һәм спорт ярышлары оештырылачак

05.07.2019, 06:07

WorldSkills Kazan 2019 катнашучылары өчен төп яшәү урыны булган WorldSkills Авылында киң мәдәни-күңел ачу программасы әзерләнә. Чемпионат көннәрендә биредә концерт, күңелле шоулар, спорт ярышлары һ.б. чаралар үткәреләчәк.

Кампуста лаунж-зона урнаштырачаклар, биредә катнашучылар урам уеннарын (бадминтон, пин-понг, фрисби, твистер, городки, гигант дженга) уйный, рәсем дәресләре ала, “яшел” фитнес (йога, зумба, стретчинг, пилатес) зонасында вакыт үткәрә, велосипед һәм роликлы тимераякларда йөрү, спорт мәйданчыкларында туп белән уйный алачак.

Биредә шулай ук фотолокацияләр, югары технологияле уеннар һәм күңел ачу зонасы, линцензияле продукцияләр сату нокталары да булачак.

Ачык һавада WorldSkills Авылының төп вакыйгалары, шул исәптән вокал һәм бию коллективларының чыгышлары, тематик кичәләр, күңелле шоулар, “Крокодил”, “Таш, кайчы, кәгазь” уеннары буенча эчке чемпионатлар, чемпионатта катнашучыларның чыгышлары, ди-джей һәм музыкаль төркемнәр катнашындагы көндәлек дискотекалар узачак сәхнә урнаштырачаклар.

Авылның киң үсеш алган инфраструктурасы барлык катнашучыларга территориядән чыкмыйча гына кибетләр (шул исәптән милли сувенирлар кибете) һәм кафе (шулай ук төрле мастер-класслар һәм концертлар үткәреләчәк арт-кафе), почта һәм ателье, профессиональ кер юу һәм химчистка хезмәтләреннән файдаланырга мөмкинлек бирәчәк.

WorldSkills Авылына урнашу 1 августта башланачак, төп урнашу 15 һәм 16 август көннәренә туры килә. Биредә 5500 артык кеше, шул исәптән  милли делегация әгъзалары, Future Skills һәм WorldSkills Juniors делегацияләре, эшлекле программада катнашучылар, шулай ук  башка шәһәр һәм илләрдән килгән 500 волонтер урнашыр дип планлаштырыла.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте