Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills дөнья чемпионатының эшлекле программасына теркәлү 22 июльгә кадәр озайтылды

Соңгы көннәрдә килгән заявкалар саны күп булу сәбәпле, оештыру комитеты россияле катнашучылар өчен WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты эшлекле программасына теркәлүне 22 июльгә кадәр озайту турында карар кабул итте.

WorldSkills Kazan 2019 эшлекле программасы 22-25 август көннәрендә узачак. Конференция эшендә Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова катнашачак.

Эшлекле программа кысаларында хөкүмәт органнары, предприятиеләр һәм белем бирү учреждениеләре вәкилләре, шулай ук футурология, риск-инжиниринг, мәгариф, яшел икътисад, цифрлаштыру һәм автоматлаштыру өлкәләре дөньякүләм экспертлары катнашында утыздан артык тематик сессия планлаштырган. Эшлекле программада түбәндәге спикерлар катнаша: галим, риск-аналитик, “Кара аккош” һәм “Антихрупкость” китаплары авторы Нассим Талеб; РФ Президентының цифрлаштыру һәм технологик үсеш сораулары буенча махсус вәкиле, стратегик инициативалар агентлыгының “Яшь профессионаллар” юнәлеше директоры Дмитрий Песков; Оксфордта технологияләр һәм мәшгульлек сораулары буенча программа содиректоры  Карл Бенедикт Фрей; космонавт, Роскосмосның пилот программалары буенча башкарма директоры Сергей Крикалев; WorldSkills International оешмасының Россиядәге рәсми делегаты Екатерина Лошкарева һ.б

“Милли трек” кысаларында, эшлекле программаның халыкара өлешендә катнашудан кала, конференциянең махсус россияле катнашучылары өчен 22 һәм 25 августта эшлекле программа буенча өстәмә көннәр каралган.

Бары тик россиялеләрнең генә конференциягә махсус шартларда билет алу мөмкинлеге бар! Бу хакта тулырак һәм теркәлү түбәндәге сылтама аркылы: https://worldskillsconference.com/2019/ru/.

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте