Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

“Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)” хәрәкәте лидерлары Бөтенроссия яшьләр форумы катнашучылары Бөек Новгородта Халыкара яшьләр күнекмәләре көненә теләктәшлек белдерделәр

Рәсми чара

10.07.2019, 15:12

7-10 июль көннәрендә Бөек Новгородта, Халыкара яшьләр күнекмәләре көне һәм WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты алдыннан, “Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)” хәрәкәте лидерлары II Бөтенроссия яшьләр форумы узды.

Россиянең илледән артык төбәгеннән килгән 1500 һөнәри осталык җиңүчеләре һәм призерлары, шулай ук WorldSkills стандартлары нигезендә үткәрелгән имтиханнарда иң югары нәтиҗәләргә ирешүчеләр уңышлы карьера төзү өчен кирәкле күнекмәләр тупланмасына ия булу һәм форумда иң яхшы дип табылган проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге алачак.

Яшь белгечләр планета халкының биштән бер өлешен тәшкил итә. Халыкара яшьләр күнекмәләре көне (World Youth Skills Day) һөнәри әзерлек һәм һөнәрдә үз юлын әле яңа башлаучыларны эшкә урнаштыру проблемаларына игътибар җәлеп итү максаты белән оештырылган. Уңышка ирешергә ярдәм итүче һөнәри күнекмәләрне камилләштерү – WorldSkills хәрәкәтенең төп миссиясе.

“2000 елдан соң туган кешеләр яңа системага кирәкле энергия бирәчәк. Аларга гамәлдә булган системаны ничек ныгыту турында сораулар бирмәгез, ә киләчәк амбицияләре, ни көтүләре хакында сорагыз. Бөтенләй башка сораулар һәм җаваплар тупланмасы кирәк. Һәм безгә моны эшләргә кирәк: без яшьләр тавышларына мохтаҗ. Алар гамәлдә булган системаны ремонтламыйлар -  алар киләчәкне аңлаучы бөтенләй башка система кертәләр”, - дип билгеләп узды WorldSkills International президенты Саймон Бартли.

“Без яңа мәдәният булдырырга – үзүсешне, даими камилләшүне һәр кеше өчен иң мөһим әйбер итеп ясарга омтылабыз. Үзеңнең һөнәри формаң артыннан, сәламәтлек артыннан күзәткән кебек күзәтергә кирәк. Син чемпион булдың – бу бик шәп. Әмма уңышлы карьера өчен бу аз – командада эшли, проектлар белән идарә итәргә, нәтиҗәле аралаша белергә кирәк, - диде “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” берлеге генераль директоры Роберт Уразов. – Форум кысаларында 11 профиль мәктәптә без яшьләргә бу күнекмәләрне бар нәрсәгә дә киңрәк карасыннар, төрле һөнәри юллар барлыгын, үз эшеңне ачып булуын, остаз була алу, теләсә нинди проектны тормышка мөмкин икәнлеген аңласыннар өчен бирәбез. Бар нәрсә дә мөмкин, әмма гомер буе укырга туры киләчәк. Бу белемнәргә ия булучылар һәрвакыт кирәк булачак һәм уңышлы фикердәшләр, укучылар берләшмәсен формалаштырачаклар”.

“Халыкара яшьләр күнекмәләре көне Бөек Новгородта WorldSkills хәрәкәтенең иң актив катнашучылары тарафыннан билгеләп үтелүе аерым бер мәгънәгә ия. Эшче һөнәрләр үсеше безнең төбәк өчен бик мөһим. Новгородлыларның милли чемпионатта яхшы динамика күрсәтүләре яшьләрнең эшче һөнәрләргә кызыксыну белдерүләре хакында сөйли. Без мондый омтылышка теләктәшлек белдерәбез, Бөек Новгород техникум һәм көллиятләренә ярдәм итәчәкбез. Бездә үсеш өчен потенциал бар, һәм без аны ачу ысулын табачакбыз. Безнең алда бик мөһим бурыч тора – 2021 елгы милли чемпионат һәм форум. Бу әзерлек этапларының берсе. Ул безне зур, җитди чаралар оештырырга өйрәтә”, - диде Новгород өлкәсе губернаторы Андрей Никитин.

Яшьләр форумында катнашучылар Learning to learn for life and work бөтендөнья флешмобына кушылдылар, һәм шул рәвешле World Youth Skills Day бәйрәм итүгә үз өлешләрен керттеләр. Яшь профессионаллар Новгородтан Россиянең бар почмагында тормышка ашырылачак яңа идеялар  белән китәчәк. Ә #WYSD2019 хештеглы истәлек фотолары һәм роликлары бар социаль челтәрләр буенча таралачак.

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте