Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Нассим Талеб һәм Дмитрий Песков WorldSkills Kazan 2019 эшлекле программасында: икътисад үсешенә юнәтелгән риск-инжиниринг хакында әңгәмә

Мөгаен, һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты эшлекле программасы кысаларында бу иң кызыклы дискуссия булыр. Америка публицисты, икътисадчы һәм трейдер Нассим Талеб һәм РФ Президентының цифрлы һәм технологик үсеш мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Дмитрий Песков бер сәхнәдә күзгә-күз очрашачаклар.

Экспертлар ничек риск-инжинирингны куллану идарә коралларын камилләштерүе һәм көндәшлек тудыручы гайрәтле икътисад төзергә булышуы хакында фикер алышачаклар.

Нассим Талеб, базарлар, глобаль сәясәт һәм кеше тормышы өчен сизелерлек шаукымга ия булган барлык вакыйгалар үзен ничек тотачагын алдан әйтеп булмый дип саный. “Шулай итеп, дәүләт органнары һәм компанияләр кулланучы гадәти риск-менеджмент файдасызга әйләнә”, - ди ул.

Дмитрий Песков фикеренчә, әгәр без алга барырга телибез икән, куркынычлардан качмаска, аларга инвестицияләр ясарга, нәтиҗәлелекнең төп күрсәткечләреннән (KPI) кыйммәтләр белән идарә итүгә, прототиплардан – тормыш цикллары белән идарә итүгә, венчур идарә итү механизмнарына күчәргә кирәк.

Һичшиксез, Нассим Талеб һәм Дмитрий Песковның ачык әңгәмәсе беркемне дә битараф калдырмаячак. Ә риск-инжиниринг принципларына нигезләнгән иң кыю идарә чишелешләре шәһәр, төбәк, гомумән алганда, ил икътисады үсешенә ярдәм итәчәк.

Бары тик россиялеләрнең генә конференциягә махсус шартларда билет алу мөмкинлеге бар! Бу хакта тулырак һәм теркәлү түбәндәге сылтама аркылы: https://worldskillsconference.com/2019/ru/.

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте