Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Максим Волошин: “Яңа заман таләпләренә җавап бирер өчен, кеше үзгәрергә тиеш”

Цифрлаштыру соңгы унъеллыкның төп тенденцияләрнең берсенә әйләнде. Хәзерге вакытта цифрлы технологияләр тормышның барлык өлкәләренең йөзен үзгәртә: эшмәкәрлек, дәүләт идарәсе, фән, мәгариф, күңел ачу һ.б. Цифрлы трансформация – хәзерге чорның төп икътисади тренды. Озак вакытлар бу төшенчә астында бары мәгълүматны цифрлы форматта саклау һәм күчерүне, шулай ук медианың мәгълүмат йөртүче җайланмалардан онлайнга күчүне аңлаганнар. Әмма акрынлап кына технологияләр эшмәкәрлек һәм моңа кадәр елларча үзгәрмәгән классик сәнәгать өлкәләренә интенсив рәвештә үтеп керә.

WorldSkills Kazan 2019 эшлекле программасы кысаларында узачак “Цифрлы трансформация дулкынында: яңа каршылыклар һәм компетенцияләр” сессия катнашучылары цифрлы компетенцияләрнең перспективалы юнәлешләренә, хезмәт базарында көтелгән ихтыяҗларына үз карашлары белән уртаклашачаклар. Дискуссия лидерлары сыйфатында цифрлы күнекмәләр үсеше өлкәсендәге әйдәп баручы белгечләр - Codewards генераль директоры һәм аңа нигез салучы Максим Волошин һәм Халыкара хезмәт оешмасының “Күнекмәләр һәм эшкә урнаштыру” бүлеге башлыгы Сринивас Редди чыгыш ясаячак.

Цифрлы трансформация нигезендә берничә төп технология ята: ясалма интеллект, сәнәгать һәм бизнес-процессларны роботлаштыру, зур мәгълүматларны күп каналлы җыю, аларны анализлау һәм куллану. Әлеге технологияләр җыелмасы белем бирү характерына һәм хезмәт базарына зур йогынты ясый.

Цифрлы икътисад киләчәк кешесенә, компанияләренә һәм дәүләтләренә яңа амбициоз максатлар куя. Яңа кадрлар әзерләү, компетенцияләргә һәм гомуми цифрлы грамоталылыкка яңа таләпләр – икътисад, мәгариф һәм бар җәмгыять өчен төп каршылыклар.

Технологияләр алга таба үсүне дәвам итәчәк, ә алар белән дөрес эшли белүче белгечләр бар дөньяда инде 2020 елда җитми башлаячак. Трансформация тормышка ашсын өчен, кешеләр укырга һәм яңа белемнәр үзләштерергә әзер булырга тиеш. Шуңа күрә хәзерге иң төп күнекмә – ул даими рәвештә үзең белем алу һәм компетенцияләр үзләштерү, аларның төрле үзгәрешләргә яраклашырга ярдәм итүче сыгылмалы җыелмасын булдыру.

Бары тик россиялеләрнең генә конференциягә махсус шартларда билет алу мөмкинлеге бар! Бу хакта тулырак һәм теркәлү түбәндәге сылтама аркылы: https://worldskillsconference.com/2019/ru/.

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте