Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Мәгарифтә цифрлы уеннар концепциясен куллану авторы WorldSkills Kazan 2019 эшлекле программасы кысаларында чыгыш ясаячак

Фәлсәфә фәннәре докторы, цифрлы уеннарны белем бирү максатында куллану концепциясе, “Яңа балачак: чәчәк атучы дөньяда балаларны тәрбияләү” китабы авторы Джордан Шапиро WorldSkills Kazan 2019 эшлекле программасы спикеры буларак чыгыш ясаячак.

WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатының эшлекле программасы кысаларында үткәреләчәк конференциянең беренче көнендә “Цифрлы трансформация дулкынында: яңа каршылыклар һәм компетенцияләр” секциясе узачак. Джордан Шапиро, яшь фәлсәфә фәннәре докторы, “Яңа балачак: чәчәк атучы дөньяда балаларны тәрбияләү” китабы авторы, Sesame Workshop  каршындагы Joan Ganz Cooney үзәге фәнни хезмәткәре сессиянең модераторы булачак. Ул заманча цифрлы уеннарны белем бирү максатында куллану файдасы тарафдары.

Үсеп килүче буында, олыраклар белән чагыштырганда, мәгълүматны кабул итү һәм эшкәртү методлары бөтенләй башка. Яңа технологияләр телен бик тиз үзләштереп, 2-3 яшьлек замана балалары iPad белән җиңел эшлиләр, биш яшьтә олыларны гаджетлар кулланырга өйрәтәләр. Массакүләм цифрлаштыру шартларында үсүче яңа буын педагогика алымнарын тулысынча үзгәртүне һәм аларны цифрлы аралашу күнекмәләренә өйрәтүне таләп итә.

Әмма безнең укытучылар бу алымнарны практикада гамәлгә ашырырга әзерме икән? Бу өлкәдә тиешле технологияләр һәм компетенцияләргә ия булган кешеләр бармы? Моңа һәм хәзерге заман җәмгыятен тулысынча цифрлаштыру шартларында мәгариф темасының башка сорауларына Джордан Шапиро һәм башка экспертлар-сессия катнашучылары җавап бирергә тырышачак.

Бары тик россиялеләрнең генә конференциягә махсус шартларда билет алу мөмкинлеге бар! Бу хакта тулырак һәм теркәлү түбәндәге сылтама аркылы: https://worldskillsconference.com/2019/ru/.

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте