Яңалыклар Барысы Рәсми чара Чемпионат Эшлекле программасы Эстафета Волонтерлар Партнерлар WorldSkills флагы Германиядә Эстафета 16.03.2018, 11:45 WorldSkills флагы эстафетасы Дуйсбургка килеп җитте. Бу флагның дөнья буйлап сәяхәттә икенче тукталышы. Мәскәүдә WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына волонтерлар җыю буенча ресурс үзәге ачылды Волонтерлар 01.03.2018, 19:29 2017 елның декабрендә WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының волонтерлык программасын федераль дәрәҗәдә гамәлгә ашыру өчен конкурста җиңп чыккан 15 волонтерлык үзәге ачыкланган иде. 2018 елның февраль-апрель айларында алар белән хезмәттәшлек буенча килешүләр имзаланачак. Килешү кысаларында әлеге волонтерлык үзәкләре волонтерлар җыю буенча ресурс үзәкләре сыйфатында дөнья чемпионатына әзерлек эшендә катнашачаклар. ХКС космонавтлары 45 нче WorldSkills чемпионатында катнашучыларга мөрәҗәгать иттеләр Эстафета 27.02.2018, 10:00 Хәзергә Халыкара космик станция бортында булган WorldSkills халыкара хәрәкәте флагының Җиргә әйләнеп кайтырына беры тик бер көн вакыт калды. Космик станциягә ул декабрь аенда корабль командиры - Россия летчик-космонавты Антон Шкаплеров җитәкчелегендәге экипаж тарафыннан тапшырылган иде. ХКС бортындагы космонавтлар Антон Шкаплеров һәм Александр Мисуркин Казанда 2019 елның 22-27 август көннәрендә узачак 45 нче WorldSkills дөнья чемпионатында катнашачак кешеләргә мөрәҗәгать юлладылар. Ямал волонтерлары Казан тәҗрибәсе һәм WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының волонтерлык программасы белән таныштылар Волонтерлар 26.02.2018, 14:20 Сочида 2017 елның октябрендә Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале вакытында туган дуслык KazanVolunteers хәрәкәте өчен Россиянең иң төньяк төбәкләренең берсе – Ямал-Ненец автоном округы белән хезмәттәшлеккә нигез салды. “Вертушка” ЯМАО волонтерларының зона съезды күрсәткәнчә, хезмәттәшлек, ара ераклыгына карамастан, бик нәтиҗәле булырга ошап тора. WorldSkills флагы космоска юл алды Эстафета 17.12.2017, 12:14 Бүген, 17 нче декабрь көнне WorldSkills хәрәкәте флагы Байконур космодромыннан старт алган “Союз МС-07” корабле бортында Халыкара космик станциягә җибәрелде. 1...4243444546...49