Яңалыклар Барысы Рәсми чара Чемпионат Эшлекле программасы Эстафета Волонтерлар Партнерлар Казанга визит кысаларында WorldSkills International вәкилләре волонтерларны рекрутинглау үзәгендә булдылар Волонтерлар 29.03.2019, 07:35 28 мартта WorldSkills Kazan 2019 волонтерларны рекрутинглау үзәгенә WorldSkills International вәкиле, “One school – one country” (“Бер мәктәп – бер ил”) проекты менеджеры Алекс Мьюзиал килде. Үзәк буйлап экскурсиядән соң ул журналистларның сорауларына җаваплар бирде, рекрутерлар белән аралашты. Дэвид Хоуи Казан укучылары өчен WorldSkills дәресе уздырды Рәсми чара 27.03.2019, 12:52 WorldSkills International башкаручы директоры Дэвид Хоуи бүген Казанның 177 санлы мәктәп укучыларына WorldSkills дәресе уздырды. Ул укучыларга WorldSkills хәрәкәте кыйммәтләре, профессиональ осталык буенча дөнья чемпионатын уздыруның һөнәрләрне үстерүдә мөһимлеге турында сөйләде. WorldSkills Kazan 2019 оештыру комитеты видеороликлар конкурсы башлануы турында белдерә Рәсми чара 21.03.2019, 07:26 Казанда һөнәри осталык буенча WorldSkills стандартлары нигезендә узачак 45 нче дөнья чемпионаты башланырга бик аз вакыт калып бара. 22 августта “Казан Арена” стадионында ярышларның гаҗәеп ачылыш тантанасы узачак. Казанда волонтерлык программасы тренерлары өчен Бөтенроссия белем бирү академиясе эше дәвам итә Волонтерлар 19.03.2019, 14:47 Казанда WorldSkills Kazan 2019 волонтерлык программасы тренерлары өчен Бөтенроссия белем бирү академиясе эше дәвам итә. Лагерьны оештыручыларның төп максаты – һөнәри осталык буенча WorldSkills стандартлары нигезендә узачак дөнья чемпионаты волонтерларын өйрәтү өчен тренерлар пулын әзерләү. Казанда WorldSkills Kazan 2019 волонтерлык программасы тренерларын әзерлиләр Волонтерлар 18.03.2019, 07:55 Казанда WorldSkills Kazan 2019 волонтерлык программасы тренерлары өчен Бөтенроссия белем бирү академиясе ачылды. Волонтерларның булачак тренерлары – Россия Федерациясе төбәкләреннән волонтерлар җыю буенча ресурс үзәкләренең 30 вәкиле һәм Татарстанның волонтерлык хәрәкәтенең 50 активисты. Алар 2019 елның 17 мартыннан 23енә кадәр “Идел” яшьләр үзәге базасында “Volunteers Academy 2019” лагеренда интенсив әзерлек узачаклар. 1...2425262728...49