Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Дэвид Хоуи Казан укучылары өчен WorldSkills дәресе уздырды

Рәсми чара

27.03.2019, 12:52

1/3

WorldSkills International башкаручы директоры Дэвид Хоуи бүген Казанның 177 санлы мәктәп укучыларына WorldSkills дәресе уздырды. Ул укучыларга WorldSkills хәрәкәте кыйммәтләре, профессиональ осталык буенча дөнья чемпионатын уздыруның һөнәрләрне үстерүдә мөһимлеге турында сөйләде.

“Әлеге визитның максаты балаларның профориентация һәм булачак профессияләрен сайлау планында ничек тәрбияләнүләрен караудан гыйбарәт. Чемпионатка кадәр 4-5 ай гына калып бара, аңа әзерлек эшләренең барышыннан без бик канәгать"!, - диде Дэвид Хоуи.

Мәктәп буйлап экскурсия барышында WSI башкаручы директоры аның инфраструктурасы белән дә танышты. Кунакка технология кабинетын, мәктәпнең ТВ-студиясен, Бөек Ватан сугышы музеен, оранжереяны, бассейнны, спорт һәм актлар залларын күрсәттеләр. Дэвид Хоуи мәктәпне караудан һәм укучылар белән очрашудан канәгать калганлыгын белдерде.

“Күпчелек ата-аналар балаларының, мәктәпне тәмамлап чыкканнан соң университетларга кереп, юристлар һәм табиплар булуларын телиләр. Без исә яшьләргә эшче профессияләрнең шулай ук бик мөһим булуын һәм яхшы хезмәт хакы алып эшләү мөмкинлеген бирүен күрсәтергә телибез. Безне әйләндлереп алган бар нәрсәнең дә кеше кулы белән тудырылганлыгын укучыга җиткергән очракта алар күнекмәләрнең тормышны чыннан да үзгәртә алуын аңлый башлыйлар. Ә чемпионатта катнашу, тамашачы сыйфатында булса да, яңа мөмкинлекләргә аларның күзләрен ача. Ул кайсы гына илдә уздырылмасын, дөнья чемпионатыннан соң яшьләрнең эшче профессияләрне сайлау очраклары арта. Бу исә, үз чиратында, икътисадта уңай чагыла”, - дип белдерде WSI башкаручы директоры.

WorldSkills дәресләре

15 марттан “WorldSkills дәресе” проекты Татарстан Республикасының барлык мәктәпләрендә дә уздырыла. Проектның максаты – мәктәп укучылары һәм яшьләр мохитендә эшче профессияләрне популярлаштыру, яшьләрне чемпионат чараларына җәлеп итү.

Билгеле булганча, 2018 елның апрель-май айларында Татарстанның кайбер уку йортларында Татарстан Республикасы җыелма командасы вәкилләре катнашындагы тест дәресләр узган иде, остазлар ул чакта Чемпионатның кайбер компетенцияләре буенча мастер-класслар уздырдылар.

2019 елның 25 гыйнварында “Бер мәктәп – бер ил” (One School – One Country) эшче профессияләрнең дәрәҗәсен арттыру һәм профориентацияне камилләштерү буенча белем бирү программасын эшләтеп җибәрү кысаларында WorldSkills дәресләре республиканың 57 мәктәбендә уздырылды.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте