Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Казанга визит кысаларында WorldSkills International вәкилләре волонтерларны рекрутинглау үзәгендә булдылар

Волонтерлар

29.03.2019, 07:35

1/3

28 мартта WorldSkills Kazan 2019 волонтерларны рекрутинглау үзәгенә WorldSkills International вәкиле, “One school – one country” (“Бер мәктәп – бер ил”) проекты менеджеры Алекс Мьюзиал килде. Үзәк буйлап экскурсиядән соң ул журналистларның сорауларына җаваплар бирде, рекрутерлар белән аралашты.

“Мин бүген биредә сезнең белән булуыма бик шатмын. Очрашудан бик матур хисләр калды, сез чемпионатка әзерлек буенча зур эш башкаргансыз, хәзер дә шул юнәлештә эшне дәвам итүегез күренеп тора”, - дип белдерде Алекс Мьюзиал яшьләр белән очрашуда.

Билгеле булганча, 437 көн дәвамында барган WorldSkills Kazan 2019 волонтерлык кампаниясе нәтиҗәләре буенча 90 илдән булган кандидатлардан 15 меңнән артыграк гаризалар алынды. Сайлап алу нәтиҗәләре һәм белем бирү программасы нәтиҗәләре буенча барлыгы 3500 волонтердан торган команда формалаштыру планлаштырыла. Аларның 3000е – Казан һәм Татарстан Республикасы волонтерлары, 400е – Россия төбәкләре вәкилләре, 100е-халыкара волонтерлар.

Командага кандидатларның уртача яше – 22-23. Иң “тәҗрибәле” волонтерга – 81 яшь (1938 елда туган, Мәскәү өлкәсе), иң яшь волонтерларга 2019 елда 14 яшь тула (Казаннан).

Иң актив чит ил волонтерлары рәтендә БДБ илләре (Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Беларусь, Украина), Һиндстан, Кытай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Германия) вәкилләре бар. Моннан тыш чемпионатка Австралия, Бразилия, Аргентина, АКШ, КАР, Сейшел утрауларыннан волонтерлар да килергә телиләр.

Кандидатлар арасында иң соралган юнәлешләр – “Тантаналар”, “Тамашачылар белән эш”, “Милли җыелмалар атташесы”, “Ярышлар мәйданнары”.

Гомумән алганда сайлап алынган кандидатлар эш юнәлешләре буенча түбәндәгечә билгеләнәчәкләр: сервис юнәлешләре – 78%, ярышлар мәйданнары – 10%, атташе – 8%, шәһәр волонтерлары – 4%.

Волонтерлар барлыгы 33 функциональ юнәлеш һәм 97 төрле позицияләр буенча җәлеп ителәчәкләр, һәр компетенция буенча ярышлар мәйданнарында, сервис юнәлешләрендә (транспорт, аккредитация, экипировка, туклануны оештыру һәм башкалар), милли җыелмаларны озатучылар сыйфатында, шулай ук Казан территориясендә мәгълүмат станцияләрендә эшләячәкләр.

“Казан Экспо” ХКҮдә ярышлар көннәрендә 2500 волонтер эшләячәк.

Билгеле булганча, Чемпионатның волонтерлык программасына старт Сочида 2017 елның 20 октябрендә, Бөтенроссия яшьләр һәм студентлар фестивале кысаларында бирелгән иде. Тантанада Россия Федерациясенең 85 субъектыннан волонтерлык хәрәкәте вәкилләре катнашты. Чемпионатка волонтерлар җыю буенча резерв үзәге булу хокукына Бөтенроссия ачык конкурсы нәтиҗәләре буенча Россия төбәкләреннән 15 үзәк билгеләнде, алар үз төбәкләрендә чемпионатка волонтерлар җыю һәм аларны әзерләү белән шөгыльләнделәр.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте