Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Казанда WorldSkills Kazan 2019 волонтерлык программасы тренерларын әзерлиләр

Волонтерлар

18.03.2019, 07:55

Казанда WorldSkills Kazan 2019 волонтерлык программасы тренерлары өчен Бөтенроссия белем бирү академиясе ачылды. Волонтерларның булачак тренерлары – Россия Федерациясе төбәкләреннән волонтерлар җыю буенча ресурс үзәкләренең 30 вәкиле һәм Татарстанның волонтерлык хәрәкәтенең 50 активисты. Алар 2019 елның 17 мартыннан 23енә кадәр “Идел” яшьләр үзәге базасында “Volunteers Academy 2019” лагеренда интенсив әзерлек узачаклар.

Лагерьны оештыручыларның төп максаты – һөнәри осталык буенча WorldSkills стандартлары нигезендә узачак дөнья чемпионаты волонтерларын өйрәтү өчен тренерлар пулын әзерләү.

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова тантананың мәртәбәле кунагы булды. Ул хәзерге вакытта зур әзерлек алып барыла торагн проектның уникаль булуын ассызыклап узды: “Яшьләр проектларын оештыруда безнең тәҗрибә зур. Бу аудиториядә минем сүзләремне раслый ала торган коллегаларым булуга шатмын: аларның күпләре белән без инде 2012 елдан бирле алга барабыз. Яңа йөзләрне күрүгә дә шатмын: безнең белән бергә бу юлга басуда безгә күрсәткән ышанычыгыз өчен рәхмәт. Ышанычыгыз акланыр дип ышанам: сезнең һәркайсыгызны бөтен дөньядан булган яшь осталар белән очрашу, эшче профессияләр дөньясы белән танышу көтә! Сезнең алда үзенчәлекле максат - 3500 ирекле ярдәмчене WorldSkills дөньясына озатучылар булу бурычы тора. Игътибарлы булыгыз һәм сезгә бу көннәр биргән мөмкинлекләрне сеңдереп калырга тырышыгыз, сораулар бирегез, белемнәрегез белән уртаклашыгыз, бер-берегездән өйрәнегез! Уңышлар сезгә!”.

Белем бирү программасы формаль булмаган белем алуга нигезләнгән һәм үз эченә волонтерлар белән эшләүче тренерларны өйрәтү өчен иң яхшы халыкара практикаларны ала.

Булачак тренерлар төп өч аспект буенча әзерлек узачаклар: волонтерлар әзерләү программасы тренерының шәхесе һәм компетенцияләре; тренинг дизайны һәм волонтерлар өчен тренинглар уздыру технологиясе; волонтерлык эше кысаларында тренерлык эше этикасы. Әлеге өч блок катнашучыларга кирәкле материалны үзләштерергә һәм төркем белән эш тәҗрибәсен алырга ярдәм итәчәкләр. Лагерьда катнашучыларга шулай ук теоретик һәм проект сессияләр, тест рәвешендәге белем бирү демо-сессияләрен, чемпионатның төп объекты - “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге буйлап тур узарга туры киләчәк.

Лагерьның программаның практик этапларын уңышлы узган катнашучылары WorldSkills Kazan 2019 волонтерларга белем бирү программасы тренеры сертификатына ия булачаклар. Алар апрель аенда Казанда һәм Россия төбәкләрендә чемпионат волонтерларын әзерләүнең тренинглар өлешен башлап җибәрәчәкләр.

Инде билгеле булганча, әлеге белем бирү лагере WorldSkills Kazan 2019 волонтерлык программасын гамәлгә ашыру кысаларында өченчесе булып тора.

Беренче лагерь 2017 елда узды һәм WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына волонтерлар җыю буенча ресурс үзәге булу хокукына бөтенроссия ачык конкурсының финал этабы булган иде. Аның нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясенең 8 федераль округында 15 коммерцияле булмаган партнер билгеләнде.

2018 елның октябрендә икенче “Volunteers Academy” академиясе узды, аның төп темасы - кандидатларны сайлап алу һәм рекрутинг уздыру иде.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте