Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Казанда волонтерлык программасы тренерлары өчен Бөтенроссия белем бирү академиясе эше дәвам итә

Волонтерлар

19.03.2019, 14:47

1/3

Казанда WorldSkills Kazan 2019 волонтерлык программасы тренерлары өчен Бөтенроссия белем бирү академиясе эше дәвам итә. Лагерьны оештыручыларның төп максаты – һөнәри осталык буенча WorldSkills стандартлары нигезендә узачак дөнья чемпионаты волонтерларын өйрәтү өчен тренерлар пулын әзерләү.

Россия Федерациясе төбәкләреннән волонтерлар җыю буенча ресурс үзәкләренең 30 вәкиле һәм Татарстанның волонтерлык хәрәкәтенең 50 активисты 17 марттан 23 енә кадәр Казанда белем алалар.

Волонтерларның булачак тренерлары өчен дәресләрне лагерьның программа директоры Анна Фельдман уздыра. “Биредә без тренерларыбызны кыска гына вакыт аралыгында егет-кызларга волонтерлык кыйммәтләрен аңларга, төшенергә ярдәм итә ала торган кешеләр итеп әзерләргә тырышабыз. Без, егет-кызлар чараларны уңышлы проектлый, аларны уздыра һәм бәяли алсыннанр өчен төп тренерлык компетенцияләрен үстерәбез. Кичә без тренерның шәхесе, аның кыйммәткә ия фикер юнәлешләре өстендә эшләдек, бүген исә аларга нәкъ менә нинди чараларны уздырырга кирәк булачагын карыйбыз. Алар волонтерлык күнекмәләрен сеңдерү өчен уңайлы шартлар тудыра белергә тиешләр бит”, - ди Анна Федьдман.

Лагерьның программаның практик этапларын уңышлы узган катнашучылары WorldSkills Kazan 2019 волонтерларга белем бирү программасы тренеры сертификатына ия булачаклар. Алар апрель аенда Казанда һәм Россия төбәкләрендә чемпионат волонтерларын әзерләүнең тренинглар өлешен башлап җибәрәчәкләр.

Инде билгеле булганча, әлеге белем бирү лагере WorldSkills Kazan 2019 волонтерлык программасын гамәлгә ашыру кысаларында өченчесе булып тора.

Беренче лагерь 2017 елда узды һәм WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына волонтерлар җыю буенча ресурс үзәге булу хокукына бөтенроссия ачык конкурсының финал этабы булган иде. Аның нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясенең 8 федераль округында 15 коммерцияле булмаган партнер билгеләнде.

2018 елның октябрендә икенче “Volunteers Academy” академиясе узды, аның төп темасы - кандидатларны сайлап алу һәм рекрутинг уздыру иде.

437 көн дәвамында барган WorldSkills Kazan 2019 волонтерлык кампаниясе нәтиҗәләре буенча 90 илдән булган кандидатлардан 15 меңнән артык заявка алынган. Иң актив чит ил волонтерлары арасында Казагыстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Беларусь, Украина, Һиндстан, Кытай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Германия вәкилләре исәпләнә. Моннан тыш Чемпионатка Австралия, Бразилия, Аргентина, АКШ, КАР, Сейшел утрауларыннан булган егет-кызлар да килергә тели.  

Ярышларны уздыру кысаларында барлыгы 3500 волонтерны җәлеп итү планлаштырыла.

Инде билгеле булганча, Чемпионатның волонтерлык программасы 2017 елның 20 октябрендә Сочи шәһәрендә старт алган иде.

Тантанада Россия Федерациясенең 85 субъектыннан волонтерлык хәрәкәте  вәкилләре катнашты.

Чемпионатка волонтерлар җыю буенча ресурс үзәге булу хокукына бөтенроссия ачык конкурсы нәтиҗәләре буенча Россия төбәкләреннән  Чемпионатка үз төбәкләреннән волонтерларны җәлеп итү, сайлап алу һәм әзерләү эшләре белән шөгыльләнәчәк 15 үзәк билгеләнде.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте