Яңалыклар Барысы Рәсми чара Чемпионат Эшлекле программасы Эстафета Волонтерлар Партнерлар Казанда WorldSkills Kazan 2019 волонтерларын укыту башланды Волонтерлар 14.05.2019, 15:12 Бүген Казанда WorldSkills Kazan 2019 командасына сайланып алынган волонтерларны укыту башланды. Укыту программасының беренче чаралары М.Җәлил исемендәге яшүсмерләр клубы базасында узды. Укуга беренче булып Казан волонтерлары кереште. Башка шәһәрләрдән килгән һәм чит ил волонтерлары программага Казанга августта килгәч кушылачак. WorldSkills Kazan 2019 церемонияләренә билетлар сатуга май ахырында чыгачак Рәсми чара 14.05.2019, 14:52 14 май көнне 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына 100 көн калу билгеләп үтелде. Бу уңайдан ярышларның төп объектында – халыкара күргәзмәләр үзәге “Казан Экспо”да матбугат брифингы узды. Анда Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гөбәйдуллин һәм “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) берләшмәсе генераль директоры урынбасары Карина Саликова катнашты. “Казан Экспо”да “Яшь профессионаллар” VII Милли чемпионаты. Ничек билетлар алырга һәм ярышлар урынына барып җитәргә? Эстафета 13.05.2019, 12:44 20-24 майда Казанда “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Милли чемпионатынң Финалы үтәчәк. Ярышлар 21, 22 һәм 23 май көннәрендә “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге территориясендә уза. Горький паркында осталык дәресләре: 19 майда Казанда SKILLS BAZAAR узачак Рәсми чара 13.05.2019, 08:23 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты алдыннан Казанны тагы бер осталык бәйрәме көтә. 19 май көнне Горький исемендәге үзәк культура һәм ял паркы төрле юнәлештәге тематик мәйданчыклар эшләячәк уникаль урынга әйләнәчәк. SKILLS BAZAAR проекты кысаларында сәг. 10.00 алып сәг. 18.00 кадәр һәркем үзен яңа рольдә сыный алачак: флорист яки агач ышкылаучы, кондитер яки мобиль робот технигы. WorldSkills флагын Иркутск шәһәрендә каршы алдылар Эстафета 30.04.2019, 14:51 WorldSkills флагы үзенең Россия төбәкләре буенча сәяхәтен тәмамлый. Бүген ул Иркутскта булды. Биредә аны Киров скверы янында каршы алдылар һәм Ангара яры буйлап Александр III һәйкәленә алып бардылар. Шуннаң соң флагны Черский Ташына күтәрделәр. Флагның бу тукталышы Россия этабы кысаларында ахыргыларның берсе булды - 15 майда Эстафетаны Санкт-Петербург кабул итәчәк, соңрак ул үзенең Татарстан Республикасы районнары буенча йөрешен башлаячак. 1...2223242526...49