Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Горький паркында осталык дәресләре: 19 майда Казанда SKILLS BAZAAR узачак

Рәсми чара

13.05.2019, 08:23

45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты алдыннан Казанны тагы бер осталык бәйрәме көтә. 19 май көнне Горький исемендәге үзәк культура һәм ял паркы төрле юнәлештәге тематик мәйданчыклар эшләячәк уникаль урынга әйләнәчәк. SKILLS BAZAAR проекты кысаларында сәг. 10.00 алып сәг. 18.00 кадәр һәркем үзен яңа рольдә сыный алачак: флорист яки агач ышкылаучы, кондитер яки мобиль робот технигы.

“Без зур шатлык белән барысын да безнең осталык ярминкәсенә чакырып калабыз. Без SKILLS BAZAAR проектын инде икенче тапкыр үткәрәчәкбез: былтыр бәйрәм 12 меңнән артык кунак җыйды. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары 19 май көнне Горький паркына килерләр һәм WorldSkills кыйммәтләренә кушыла алачаклар дип өметләнәбез, ә мастер-классларда катнашу аларның күбесенә кеше алдында ача торган гаҗәеп күнекмәләр һәм мөмкинлекләр дөньясына яңача карарга ярдәм итәчәк”, - ди Эмиль Гөбәйдуллин, WorldSkills Kazan 2019 җитәкчесе.

Парк кунаклары өчен 20 остаханә ачылачак, мастер-классларда бушлай катнашырга мөмкин булачак.

Кулинария остаханәсе

Пешерү буенча мастер-классларны профессионаллар – Татарстан Республикасының кулинарлар ассоциациясенең пешерү осталары үткәрәчәк. Чарада шефлар һәм бренд-шефлар катнашачак, алар бәйрәм кунакларының күз алдында иң тәмле ризыклар әзерләячәкләр, серләр һәм лайфхаклар белән бүлешәчәкләр.

Мобиль робототехника

Бу остаханәне сайлаучылар Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы профессионаллары җитәкчелеге астында роботлар белән эшләячәк. Алар мәйданчыкта кечкенә логистика үзәге оештырачаклар һәм балалар өчен роботларның мини-узышларын уздырачаклар, шулай ук биюче роботлар Robotis Mini шоуын оештырачаклар. Моңардан тыш, остаханәгә килүчеләрне робототехника тарихы белән таныштырачаклар һәм заманча роботларның мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр.

Кастомизация остаханәсе

Әлеге остаханәнең девизы: “Яраткан әйберләргә – яңа тормыш!” Кастомизация тренд кына түгел, ә үз-үзеңне күрсәтү ысулы да. Казан технология һәм дизайн көллияте осталары моны SKILLS BAZAAR кунакларына исбатларга әзер: алар яраткан, әмма иске әйберләрне яңартырга булышачаклар. Иң актив катнашучылар бүләк алачак: WorldSkills Kazan 2019 символикасы төшкән футболкалар, бейсболкалар һәм пляж сумкалары.

Кул эшләре остаханәсе

Кул эшләренең заманча техникалары белән бәйрәм кунакларын “Искусница” остаханәсе командасы таныштырачак. Татар милли хатын-кыз баш киемнәрен тегү буенча мастер-классны киемнәр һәм бизәнү әйберләре авторы, рәссам, дизайнер  Наҗия Галимова үткәрәчәк.

Зефир балчык остаханәсе

Зефир балчык – полимер балчыкның бер төре, заманча материал, зыянлы түгел һәм куллануы җиңел. Ул тәмле искә һәм эластик текстурага ия. Балчык белән әвәләү медитация дәресенә әйләнә, материалны кулдан төшерәсе килми. Аның белән ничек эшләргә кирәклеген SKILLS BAZAAR кунакларына La Primavera студиясе осталары күрсәтәчәк, алар чәчәкләр ясау дәресе үткәрәчәк.

Пыяла өрү остаханәсе

Казан милли тикшеренү технология университеты остаханәсе пыяла өрүчеләре өрү сәнгатен күрсәтәчәкләр, пыяла һәм аның тарихы турында сөйләячәкләр, шулай ук мастер-классларда катнашырга тәкъдим итәчәкләр.

Плитка белән тышлау

Казан төзелеш көллияте командасы плитка кисү һәм төзү буенча мастер-класслар үткәрәчәк, һәм соңрак кисеп алынган кисәкчекләрдән WorldSkills Kazan 2019 талсиманнары Алмаз һәм Алтынны мозаика итеп төзәчәк.

Флористика остаханәсе

Флористика – чәчәкләр ярдәмендә үзеңнең хисләреңне белдерү өчен яхшы ысул. Төп алымнарны белсәң, чәчәк композициясе төзүнең бер авырлыгы да юк. Мастер-классларны югары квалификацияле профессионаллар – Казанның популяр «Дари» чәчәк студиясе һәм «Борщ» чәчәк салоны шеф-флористлары алып барачак, алар арасында “Яшь профессионаллар” милли чемпионаты (WorldSkills Russia 2017) җиңүчесе Максим Вотяков та бар. Традиция буенча, ясаган бәйләмне үзең белән алып китеп булачак.

Күн остаханәсе

Монда теләге булган һәркем махсус кечкенә чүкечләр белән беләзектә үзенең исемен  чүкеп, үз куллары белән исемле сувенир ясый алачак. Процесс оста - BILBAU остаханәсе хуҗасы Марат Бәйрәмгуловның сизгер җитәкчелеге астында үтәчәк. Катнашу тере чират тәртибендә, беләзекне үзең белән алып була.

Халык һөнәрләре

Халык һөнәрләре осталыгы серләре буыннан-буынга тапшырыла. SKILLS BAZAAR  мәйданчыгында Казан халык сәнгате һөнәрләре техникумы кунаклары ярдәмендә сезгә аларның кайберләренә төшенү мөмкинлеге биреләчәк. Техникум командасы агач ую һәм аны бизәү, чүлмәкченең әйләндерү җайланмасында керамик эшләнмәләр әзерләү буенча мастер-класслар белән чыгыш ясаячак. Моңардан тыш, әлеге остаханәдә “Зәркән эшләнмәләрен шомарту” компетенциясендә эш башкарылышын – конкурсантның фианитны ничек эшкәртүен күрсәтәчәкләр.

Лазер технологияләре

«Кванториум» балалар технопаркы (Яр Чаллы шәһәре) “Лазер технологияләре” компетенциясе буенча бирем үтәүне күрсәтәчәкләр. WorldSkills стандартлары нигезендәге дөнья чемпионатлары призерлары мастер-класслар үткәрәчәкләр, алар лазер станогын программалаштыру һәм төрле эшләнмәләр ясау хакында сөйләячәкләр.

Бетон остаханәсе

Әйе, бу бетон! Казанның гадәти булмаган остаханәләренең берсе тамашачыларны бетоннан уникаль интерьер предметлары һәм аксессуарлар ясарга өйрәтәчәк.  Процесс белән архитектор һәм дизайнер, GARAGE FACTORY сәнәгать дизайны студиясенә нигез салучыларның һәм аның хуҗаларының берсе Тимур Закиров җитәкчелек итәчәк. Останың төп принцибы – үзендә функциональлек һәм табигый эстетитка яраклаштырган предметлар җитештерү. Мастер-классның озынлыгы – 1,5 сәг.

Эретеп ябыштыру остаханәсе

Иҗади хезмәттәшлек атмосферасында Казан политехника көллияте заманча эретеп ябыштыру җиһазларын кулланып,  кунакларны металл арт-объектлар ясарга өйрәтәчәк.

Теләге булган һәркем үзен эретеп ябыштыручы ролендә сынап карый алачак, катлаулы материаллар белән эш итүнең төп күнекмәләренә өйрәнәчәк һәм яңа һөнәр буенча уникаль тәҗрибә алачак.

Сәнгать иҗаты инициативасы аркылы эретеп ябыштыру сәнгате киң аудиториягә тагы да якынрак һәм аңлаешлырак булырга чакырылган.

Коры төзелеш остаханәсе

Сен-Гобен техник менеджерлары Гипрок һәм Вебер-Ветонит төзелеш материалларын кулланып мастер-класс үткәрәчәкләр:

1) Гипсокартоннан ясалган койма. Тиз һәм дөрес монтаж. Дөрес тышлык сайлау.

2) Гипсокартоннан кәкре сызыклы конструкцияләр төзү бик җиңел! Битләрне үз кулларың белән фрезерлау.

3) Квартирадагы эффектлы тавыш изоляциясе. “Күршедәге көйне бел” конкурсы.

4) Weber.vetonit LR pasta трафаретлары һәм шпаклевкасы ярдәмендә төрле өслекләр булдыру.

5) Weber.vetonit LR+  шпаклевкасы һәм буяу ярдәмендә агач фактурасы ясау.

6) Гипс штукатуркасыннан барельефлар ясау.

ЭКО-станция

Идел буе экология компаниясе чүпләрне аерым җыю һәм икенчел чималдан әйберләр әзерләү буенча мастер-класслар үткәрәчәк. Остаханә кунаклары ПЭТ-шешәләрдән пенал, капкачлардан мөһер, картоннан уенчыклар, “Суны сакла!” антистресс эко-брелоклары һәм “Кинусайга” техникасы буенча тукымалардан картина ясарга өйрәнәчәкләр. Монда шулай ук куркыныч калдыклар һәм пластик чүп-чар турында сөйләячәкләр, суны сакчыл куллану принциплары һәм макулатураның кәгазьгә икенче тормыш бирүе хакында искә төшерәчәкләр.

Остаханәдә икенчел чимал кабул итү пункты эшләячәк, анда кирәкмәгән макулатура, пластик шешәләр, көнкүреш химиясе савытлары, полистирол тышлыклар, пыяла шешәләр һәм банкаларны алып килеп булачак.

IT-станция

IT-Академия программалаштыру буенча уникаль мастер-класслар үткәрәчәк:

“Scratch” (Скретч) – бу программалаштыру белән җиңел һәм интуитив-аңлаешлы рәвештә танышу ысулы.

“Scratch”та программалаштыру тышкы яктан конструкторга охшаган. Кирәкле программа кодын булдырыр өчен программа блоклары кирпечләр кебек төрле вариантларда җыела.

“Кодвардс” балаларны уен формасында программалаштыруның теләсә кайсы теле өчен универсаль булган күнекмәләргә һәм төшенчәләргә өйрәтәчәк. Балалар компьютер һәм компьютерныкы булмаган биремнәр аша программалаштыру нигезләре белән танышачаклар.

Балалар арасында популяр булган Minecraft (Майнкрафт) уены, бала үзе кулланырга һәм үз куллары белән автомат ярдәмче ташбакаларны программалаштырырга өйрәнгәндә, тагы да кызыклырак булачак. Балалар уйный-уйный программалаштырырга өйрәнәчәк.

Радиоидарәле машиналар

Gonka.pro автомодель спорты клубы вәкилләре “дрифт”, “шорт корс”, “багги”, “монстр-трак”мастер-класслары үткәрәчәк. Монда һәркем радиоидарәле машина төзелеше белән таныша алачак һәм аның уенчык түгел, ә чын профессиональ техника икәнен аңлаячак!

Beauty мастер-класслары

Талантлы осталар – чәчтарашлар һәм визажистлар – макияж һәм чәч ясау серләре белән уртаклашачаклар, бит һәм чәчләрне тәрбияләү буенча сорауларга җавап бирәчәкләр.

Фотографияләр буенча мастер-класслар

Казан сәүдә-икътисад техникумы командасы тамашачыларга фотога төшерү нигезләре хакында сөйләячәк һәм чыгарылыш сыйныф укучыларының тематик фотоларыннан торган фотозона оештырачак. Төп сәхнәдә «Видимый свет» тулы цикл студиясе директоры Тимур Шәйхетдиновның мастер-класслары узачак.

Виртуаль чынбарлык

“SKILLS BAZAAR”да “Виртуаль автобуяу” һәм “Виртуаль эретеп ябыштыру” дип аталган виртуаль чынбарлык тренажерлары эшләячәк.

Балалар өчен остаханәләр

“SKILLS BAZAAR”ның кечкенә кунаклары да күңелсезләнеп утырмаячак: махсус алар өчен “КидСпейс” гадәти булмаган мастер-класслар әзерләгән:

• Инженер-конструктор (4-14 яшьлек балалар)

• Туку һәм үрү (5-14 яшьлек балалар)

• Флористика ( 4 яшьтән алып)

• Суүткәргеч монтажчысы (6-14 яшь)

• Агач белән эшләү (6 яшьтән алып).

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте