Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

“Казан Экспо”да “Яшь профессионаллар” VII Милли чемпионаты. Ничек билетлар алырга һәм ярышлар урынына барып җитәргә?

Эстафета

13.05.2019, 12:44

20-24 майда Казанда “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Милли чемпионатынң Финалы үтәчәк. Ярышлар 21, 22 һәм 23 май көннәрендә “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге территориясендә уза.

САЙТТА ТЕРКӘЛҮ

Ярышларга бушлай электрон билетлар белән кереп булачак. Электрон чакыру билеты алу өчен https://tickets.worldskills.ru/ сайтында теркәлү үтәргә кирәк.

Теркәлү вакытында ярышларга килү вакытын күрсәтергә, шулай ук анкета сорауларына җавап биререгә кирәк. Шунда ук махсус таләпләрне күрсәтергә мөмкин: мәсәлән, мөмкинлекләре чикләнгән кунаклар өчен кресло-коляска кирәклеге турында хәбәр итәргә. 12 яшькә кадәрге балалар бары олылар белән генә керергә мөмкин, билет һәм теркәлү кирәкми.

Электрон билетны бастыру мәҗбүри. Телефон экранына зыян килгән яки телефонның зарядкасы беткән очракта, сканер мобиль телефон экранындагы штрих-кодны укый алмаячак.

НИЧЕК БАРЫРГА?

21-23 май көннәрендә “Казан Экспо”га бару өчен, тимер юл вокзалыннан “Казан” халыкара аэропортына йөрүче электр поездлары белән файдаланырга киңәш итәбез. Электр поездында йөрү бәясе 40 сум, расписание белән шәһәр яны пассажир компаниясе сайтында танышырга мөмкин.

“Казан” (“Казан-1” тимер юлы) станциясе           АЭРОПОРТ (“Казан Экспо”)

21, 22, 23 май

КУЗГАЛУ ВАКЫТЫ                 КИЛЕП ҖИТҮ ВАКЫТЫ

8:25

8:45

9:50

10:17

12:00

12:26

14:18

14:45

       АЭРОПОРТ (“Казан Экспо”)             “Казан” (“Казан-1” тимер юлы) станциясе

21, 22, 23 май

КУЗГАЛУ ВАКЫТЫ                 КИЛЕП ҖИТҮ ВАКЫТЫ

10:00

10:28

11:10

11:37

13:18

13:48

15:23

15:50

17:25

17:45

 

Шулай ук катнашучыларның махсус автобуслар (шатллар) белән файдалану мөмкинлеге булачак. Алар “алып китү” парковкаларыннан кузгалып китәчәк, шәхси автомобильне анда калдырып булачак. Парковкалар “Леруа Мерлен” сәүдә үзәге (Оренбург тракты, 174), “Имәнлек” метро станциясе һәм МЕГА сәүдә үзәге (Җиңү Проспекты, 141) тирәсендә урнашачак.

“Алып китү” ПАРКОВКАЛАРЫ

 

“Казан Экспо” (P3 парковкасы)

Юлдагы вакыт: 35 минут

Юл арасы: 30 км дан артык түгел

Транспорт тибы:

Туристик автобус

21, 22, 23 май

8:30, 9:30, 10:30, 11:30, 12:30

 

 

11:00, 12:00, 13:00

13:30, 14:30, 15:30

 

 

15:00, 16:00, 17:00, 18:00, 18:30

 

Игътибар! “Алып китү” парковкаларында автобус-шаттлларга күчеп утырганда үзең белән Чемпионатның бастырылган электрон чакыру билеты булу шарт. Китү урыннары схемалары белән шулай ук сайтта танышырга мөмкин.

Автобус-шаттлларда урыннар чикле булуын истә тотуыгызны сорыйбыз.

Тыелган предметлар исемлеге һәм саклау камералары

“Казан Экспо”да булыр алдыннан шулай ук объект территориясенә алып керергә тыелган предметлар исемлеге белән танышуыгызны сорыйбыз.

Объектта саклау камералары эшләячәк. Сезне шулай ук саклау камераларында калдырырга ярамый торган предметлар исемлеге белән танышуыгызны сорыйбыз.

Табылдыклар бюросы

Чемпионат уздырылучы объектларда әйбер югалткан очракта, якындагы мәгълүмат өстәленә яки “Табылдыклар бюросы” системасында эзләү өчен саклау камераларына мөрәҗәгать итегез. Әгәр әйбер системада табылмаса, Сезгә мәгълүмат өстәлендә яки саклау камерасында югалту турында гариза язарга кирәк.

Әгәр Сез әйбер югалтуны Чемпионат объектыннан чыккач кына ачыкласагыз, lost.found@dspkazan.com электрон почтасына яза аласыз.

Туклану

“Казан Экспо” күргәзмәләр территориясендә туклану зоналары оештырылачак, теләгән һәркем акчалата һәм акчасыз исәп-хисап аркылы салкын һәм кайнар кабымлыклар, снеклар, салкын һәм кайнар эчемлекләр сатып ала алачак.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте