Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills флагын Иркутск шәһәрендә каршы алдылар

Эстафета

30.04.2019, 14:51

1/2

WorldSkills флагы үзенең Россия төбәкләре буенча сәяхәтен тәмамлый. Бүген ул Иркутскта булды. Биредә аны Киров скверы янында каршы алдылар һәм Ангара яры буйлап Александр III һәйкәленә алып бардылар. Шуннаң соң флагны Черский Ташына күтәрделәр. Флагның бу тукталышы Россия этабы кысаларында ахыргыларның берсе булды - 15 майда Эстафетаны Санкт-Петербург кабул итәчәк, соңрак ул үзенең Татарстан Республикасы районнары буенча йөрешен башлаячак.​

Инде билгеле булганча, WorldSkills флагы эстафетасының Россия этабы 2018 елның августында Көньяк Сахалинда узган “Яшь профессионаллар” (WorldSkillsRussia) VI милли чемпионаты финалында башланды. Флаг Россия Федерациясенең 24 субъектында булып чыгачак. Эстафетаның Россия этабы корпоратив һәм тармак чемпионатлары кысаларында узачак, федераль округларның барлык үзәкләренә дә кагылачак ул. Флаг Россия Федерациясендә сәнәгать лидерларын һәм зур предприятиеләрне әйләнеп чыгачак, аннан соң исә сәяхәтен Татарстан Республикасы буйлап дәвам итәчәк. Флаг этафетасының финал ноктасы исә Казанда 2019 елда һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә узачак 45 нче дөнья чемпионаты булачак.

WorldSkills флагы эстафетасы узган ел башланып киткән иде. Флаг һөнәри осталык буенча чираттагы дөнья чемпионатын кабул итәчәк Казан шәһәренә WorldSkillsAbuDhabi 2017 дөнья чемпионаты ябылу вакытында тантаналы рәвештә тапшырылды. Аннан соң аны Сочига алып кайттылар, “Флаг эстафетасы” проектына старт шуннан бирелде. 2017 елның декабрендә флаг Халыкара космик станциягә җибәрелде һәм анда ике айдан артык булып, 2018 елның февралендә Җиргә әйләнеп кайтты. Эстафетаның Мадридта узган халыкара этабы старт алганнан соң флаг һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатларын алдарак кабул иткән 20 ил буйлап сәяхәткә чыкты. 

WorldSkills флагы инде Германиядә, Нидерландта, АКШта, Корея Республикасында, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Португалиядә, Финляндиядә, Франциядә, Ирландиядә, Швейцариядә, Австралиядә, Канадада, Италиядә, Бельгиядә, Бөекбританиядә, Австриядә, Бразилиядә, Япониядә булырга өлгерде. Россиягә флаг Кытай Тайбэеннан кайтты, ул илдә флагны 48 нче WorldSkills милли чемпионаты вакытында сәламләгәннәр иде. Һәрбер илдә флагка ул илләрдә узган ярышларның логотиплары төшерелде.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте