Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Казанда WorldSkills Kazan 2019 волонтерларын укыту башланды

Волонтерлар

14.05.2019, 15:12

Бүген Казанда WorldSkills Kazan 2019 командасына сайланып алынган волонтерларны укыту башланды. Укыту программасының беренче чаралары М.Җәлил исемендәге яшүсмерләр клубы базасында узды. Укуга беренче булып Казан волонтерлары кереште. Башка шәһәрләрдән килгән һәм чит ил волонтерлары программага Казанга августта килгәч кушылачак.

Чарада Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Анна Захматова, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Александр Карпов һәм башка рәсми затлар катнашты. Алар үз теләкләре белән ярдәм итәргә алынучыларга рәхмәт белдерделәр һәм WorldSkills Kazan 2019 командасына керү белән котладылар.

“Сез барыгыз да беләсез, зур конкурс нәтиҗәләре буенча без 3500 волонтер сайлап алдык. Бу һич тә арттыру түгел – масштаблы проектлар әзерләгәндә һәм үткәргәндә волонтерлар бик зур роль уйный, һәм  WorldSkills чемпионаты искәрмә түгел. Безнең волонтерлар инде брендка әйләнде, алар үзләренең осталыкларын беренче тапкыр гына күрсәтмиләр, һәм без бу марканы тотарга тырышабыз. Килүегез өчен зур рәхмәт, уку процессы кызыклы һәм нәтиҗәле булуын телибез”, - дип билгеләп үтте кунаклар.

Укулар 2019 елның августына кадәр барачак. Беренче дулкында 80 тренинг планлаштырылган. Аларны мартта узган “Volunteers Academy 2019” Бөтенроссия белем бирү лагере кысаларында махсус әзерлек үткән яшь тренерлар үткәрәчәк. Июль һәм августта икенче һәм өченче дулкын тренинглары - волонтерларның функциональ һәм объекттагы укулары узачак.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте