Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Флагы Эстафетасының Россия этабы Санкт-Петербургта тәмамланды

Эстафета

15.05.2019, 14:14

WorldSkills Флагы Санкт-Петербургка килеп җитте. Бу тукталыш Флаг Эстафетасының Россия этабы кысаларында ахыргысы булды – алга таба аның Татарстан Республикасы районнары буенча йөреше башланачак һәм Казанда “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты ачылу тантанасында тәмамланачак.

Флаг рәсми затлар озатуында махсус автомобильдә Нева проспекты буйлап Сенат мәйданыннан Петр I һәйкәленә үтте, анда флаг саклаучыларны һәм күтәреп баручыларны Санкт-Петербургның “Безнең киләчәк – безнең кулларда” хәрәкәте лидерлары каршы алды. Соңрак аны Нева буйлап елга катерында Петропавловск ныгытмасына алып килделәр. Нарышкин бастионы янында WorldSkills хәрәкәте символын Татарстан Республикасы премьер-министры – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Санкт-Петербург вәкилләре һәм Төньяк башкаланың “Яшь профессионаллар (Ворлдскилс Россия)” җыелма команда әгъзалары – Д.Н. Сенявин исемендәге Диңгез техник көллияте курсантлары каршы алды.

Көллият курсантлары көчле алкышлар астында Россия флагын күтәрделәр, соңрак традиция буенча төш вакытында туптан аттылар.

“Эстафетаның Россия этабы тәмамлану безнең өчен истәлекле мизгел. Бу проект WorldSkills кыйммәтләрен Россия регионнарында һәм бөтен дөньяда популярлаштыруга зур өлеш кертә. Хәзер флагны Татарстан буйлап сәяхәт көтә”, - дип билгеләп узды Рафис Борһанов.

WorldSkills флагы эстафетасы 2017 елда башланып киткән иде. Флаг һөнәри осталык буенча чираттагы дөнья чемпионатын кабул итәчәк Казан шәһәренә WorldSkillsAbuDhabi 2017 дөнья чемпионаты ябылуы вакытында тантаналы рәвештә тапшырылды. Соңрак аны Сочига алып кайттылар, “Флаг эстафетасы” проектына старт шуннан бирелде. 2017 елның декабрендә флаг Халыкара космик станциягә җибәрелде һәм анда ике айдан артык булып, 2018 елның февралендә Җиргә әйләнеп кайтты. Эстафетаның Мадридта узган халыкара этабы старт алганнан соң флаг һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатларын алдарак кабул иткән 20 ил буйлап сәяхәткә чыкты.

WorldSkills флагы инде Германиядә, Нидерландта, Америка Кушма Штатларында, Корея Республикасында, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Португалиядә, Финляндиядә, Франциядә, Ирландиядә, Швейцариядә, Австралиядә, Канадада, Италиядә, Бельгиядә, Бөекбританиядә, Австриядә, Бразилиядә, Япониядә булырга өлгерде. Россиягә флаг Кытай Тайбэеннан кайтты, ул илдә флагны 48 нче WorldSkills милли чемпионаты вакытында сәламләгәннәр иде. Һәрбер илдә флагка ул илләрдә узган ярышларның логотиплары төшерелде.

WorldSkills флагы эстафетасының Россия этабы 2018 елның августында Көньяк Сахалинда узган VI “Яшь профессионаллар” (WorldSkillsRussia) милли чемпионаты финалында башланды. Флаг Россия Федерациясенең 24 субъектында булып чыкты. Эстафетаның Россия этабы корпоратив һәм тармак чемпионатлары кысаларында узды, федераль округларның барлык үзәкләренә дә кагылды. Флаг Россия Федерациясендә сәнәгать лидерларын һәм зур предприятиеләрен әйләнеп чыкты, хәзер исә сәяхәтен Татарстан Республикасы буйлап дәвам итәчәк. Флаг эcтафетасының финал ноктасы исә Казанда 2019 елда һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә узачак 45 нче дөнья чемпионаты булачак.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте