Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Казанда SKILLS BAZAAR – һөнәри осталык бәйрәме узды

19.05.2019, 13:36

45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты һәм “Яшь профессионаллар” Милли чемпионаты башланыр алдыннан Казанда инде икенче тапкыр һөнәри осталык ярминкәсе - SKILLS BAZAAR үтте. 19 май көнне Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркы үз эченә төрле юнәлештәге тематик мәйданчыклар алган уникаль урынга әйләнде. SKILLS BAZAAR проекты кысаларында иртәнге уннан алып кичке алтыга кадәр һәркем үзен яңа рольдә – флорист яки столяр, кондитер яки робот технигы ролендә сынап карый алды.

Тантаналы ачылышта барлык катнашучыларга һәм SKILLS BAZAAR кунакларына сәламләү сүзе белән WorldSkills International техник директоры Джейн Стоки һәм Татарстан Республикасы премьер-министры – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мөрәҗәгать итте.

“WorldSkills хәрәкәтенә инде 70 ел. Мин үскәндә бу ярышларда бары тик ике ил – Испания белән Португалия генә катнаша иде. Хәзер исә WorldSkills глобаль хәрәкәткә әйләнде. Башыннан ук хәрәкәтнең төп максаты яшьләр арасындагы эшсезлекне җиңү иде, хәзер WorldSkills аларның талантларын яңа дәрәҗәгә чыгарырга ярдәм итә. Мин бик зур шатлык белән сезне яшьләр һәм балалар төрле мастер-классларда катнаша алачак SKILLS BAZAAR белән ләззәтләнергә чакырып калам. WorldSkills International исеменнән Татарстан Республикасын бу истәлекле бәйрәм белән котлыйм. Мин сезне Россиянең бар почмакларыннан килгән яшь профессионаллар җыелган WorldSkills Милли чемпионатына килерсез дип өметләнәм. Ул инде иртәгә, 20 майда ачыла. Без сезне тагын августта узачак  45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына чакырып калабыз, анда иң талантлы профессионаллар үзләренең һөнәри компетенцияләре кысаларында алтын медаль өчен көрәшәчәкләр”, - дип сөйләде Джейн Стоки.

“SKILLS BAZAAR бездә инде икенче тапкыр үткәрелә. Бу чара халык арасында бик популяр, чөнки монда осталарның эшен үз күзләрең белән күрү  мөмкинлеге генә түгел, ә мастер-классларда катнашу, барысын да үзең эшләп карау, моңа кадәр белмәгән эшкә өйрәнү мөмкинлеге бар. Бүген монда 20 остаханә ачык.  45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына йөздән ким көн һәм WorldSkills Russia Милли чемпионаты финалы ачылырга бер тәүлектән аз гына күбрәк вакыт калды. Сезне әлеге ярышларга чакырып калабыз”, - дип билгеләп узды Рафис Борһанов.

Көн дәвамында SKILLS BAZAAR һөнәри осталык ярминкәсенә 7000 кеше килде. Мәйданчыкта 100 артык мастер-класс узды, аларда бәйрәмнең 4200 кунагы катнашты.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте