Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Kazan 2019 командасы яңа илчеләр белән тулыланды

Рәсми чара

19.05.2019, 15:08

Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында үтүче SKILLS BAZAAR һөнәри осталык ярминкәсе кысаларында WorldSkills Kazan 2019 яңа илчеләрен багышлау тантанасы узды. Илче булу мәртәбәсенә Миссис Globe 2019, Миссис Россия International 2011, профессиональ визажист, “АТ” макияж һәм стиль автор мәктәбенә нигез салучы Алисә Тулынина һәм дөньякүләм танылган талантлы шеф-кондитер, кондитер-рәссам, алып баручы Нина Тарасова лаек булды.

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һәм WorldSkills International техник директоры Джейн Стоки Алисә белән Нинага ышаныч грамотасы,  WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының статуэткасын һәм шарфын тапшырдылар.

“WorldSkills хәрәкәте миңа бик якын. Мин үзем профессиональ визажист һәм бу һөнәрдә инде 20 ел. Үз кулларың белән ни дә булса ясый торган һөнәр сайлау бик әйбәт. Мин үземнең яшь буынга үрнәк булырга тиешлегемне аңлыйм. Мин җанга ятышлы һөнәр сайларга кирәк дип саныйм, шул вакытта бар да килеп чыгачак. Сайлаганда ялгышмау бик мөһим, бу гадәттә еш була”, - дип билгеләп үтте Алисә.

 “Мин WorldSkills хакында ишетеп кенә белмим, чөнки  дөнья буйлап сәяхәт иткәндә һәм эшләгәндә, WorldSkills чемпионатларында инде катнашкан яки катнашырга гына җыенучы яшьләрне очратам. Болар күзләре янып торган, искиткеч энергияле, ни дә булса тудыру теләге белән янучы кешеләр. Эшче һөнәрләр бик кирәк, һәм мин яшьләрнең моның белән килешүенә, алга таба барырырга һәм бу хәрәкәтне үстерергә теләүләренә шат. Минем беренче һөнәрем - IT-компаниядә персонал буенча директор. Ниндидер мизгелдә мин офиста монитор каршында утыру күңелсез һәм җайсыз икәнен, үз кулларым белән ни булса да ясап карыйсы килгәнен аңладым. Һәм үземне кондитерлык сәнгатендә таптым.

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты илчесе булу –  минем өчен бик зур мәртәбә, чөнки яшьләргә ярдәм итү, аларны дөрес, “тәмле”, матур юлга бастыру – минем өчен бик кыйммәт. Минем дә кондитер сәнгате белән кызыксынучы кызым үсә. Минем өчен WorldSkills хәрәкәте катнашучыларына  мөмкин кадәр күп мәгълүмат, ярдәм, илһам бирү мөһим, һәм бу килеп чыксын өчен мин бар көчтән тырышачакмын”, - дип уртаклашты Нина Тарасова.

WorldSkills Kazan 2019

Россиянең 2019 елдагы иң төп халыкара вакыйгасы - WorldSkills Competition 2019 -  һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты 22-27 август көннәрендә Казанда узачак. Анда 56 компетенция буенча  67 илдән килгән 1400 артык конкурсант ярышачак.

Чемпионат үткәрү хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International халыкара хәрәкәтендә катнашучы илләр сайлавы нәтиҗәсендә алды. Россиядә  WorldSkills хәрәкәте барлык 85 төбәкне дә колачлый, һәм кадрлар әзерләү өлкәседә приоритет проектларның берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте