Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Казанда WorldSkills Russia Милли чемпионатының финалы старт ала

Рәсми чара

20.05.2019, 08:48

Бүген Казанда VII “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалы башлана. Ярышлар 20-24 май көннәрендә узачак.

VII “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты ачылу тантанасы 19.00 сәгатьтә “Татнефть Арена” боз сараенда узачак. Теләүчеләр ачылу тантанасын онлайн карый ала.

Исегезгә төшерәбез, чемпионатны “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) һөнәри берләшмәләр һәм эшче кадрлар үстерү агентлыгы” берлеге, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, КБАО “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” һәм КБАО “Һөнәри компетенцияләр үстерү үзәге” оештыра.

Чемпионат үзе 92 компетенция (шул исәптән, дөнья чемпионатының 56   компетенциясе), ә “Ворлдскиллс Юниорлар”  48 компетенция буенча узачак. Чемпионатта Россия Федерациясенең 85 төбәгеннән 1519 конкурсант, 23 илдән 164 конкурсант, 1569 эксперт, 1 800 волонтер катнашачак. 17 меңнән артык тамашачы килер дип планлаштырыла.

Шул ук көннәрдә төп Чемпионаттан тыш, “Ворлдскиллс”ның 26 компетенциясе буенча “Зирәкләр күнекмәләре (50+)” чемпионаты узачак, анда “50+” юнәлеше буенча 391 конкурсант һәм 26 төп эксперт катнашачак.

Чемпионат “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә үтә, һәм 22-27 август көннәрендә узачак WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты алды тест чарасы булып тора.

Чемпионат кысаларында киләсе хезмәтләрне сынап караячаклар: куркынычсызлыкны оештыру, волонтерлар җәлеп итү һәм алар эшен оештыру, хезмәт куркынычсызлыгын оештыру, тамашачылар белән эшләү, оештырылган һәм оештырылмаган группалар өчен экскурсия маршрутлары,  клиент группаларының туклануы, транспорт хезмәте, логистика, мәйданчыкларны төзү, күргәзмәләр хезмәте, экскурсия хезмәте, экипировка бирү, мәгълүмат өстәлләре эше, аккредитация, try-a-skill мәйданчыклары.

“Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгеннән тыш, ярышлар 5 өстәмә мәйданчыкта үтәчәк: автомобиль буяу – ТрансТехСервис (Декабристлар урамы, 96), пешекче, кондитер эше, икмәк пешерү – Халыкара хезмәт күрсәтү көллияте (Адоратский урамы, 58б), һава транспортында хезмәт күрсәтү – “Казан” халыкара аэропорты; басма эше – Компетенцияләрнең төбәкара үзәге (Галиев урамы, 3А) һәм А-Пресс типографиясе (Актай урамы, 21/2).

Конкурсантлар һәм тим-лидерларның төп яшәү урыны итеп WorldSkills Village (Универсиада Авылы) билгеләнгән.

Чемпионатның клиент группалары  өчен килү һәм китү пунктларында каршы алу һәм озатулар,  “Казан” халыкара аэропортында мәгълүмат өстәле эше, килү һәм китү пунктларында персоналның тәүлек буе эшләү режимы оештырылган; багаж югалган очракта ярдәм күрсәтеләчәк.

Һөнәри юнәлеш һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыру, шулай ук хезмәтләрне сынап карау максатында “Кунак” программасы оештырылган, аңарда 16 820 кеше катнашачак, 170 кеше - Татарстанның күрше төбәкләреннән, 2400 кеше - Татарстан Республикасы районнарыннан һәм 14250 кеше Казаннан киләчәк. Чемпионат узган көннәрдә “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә тамашачылар өчен Чемпионатның ярыш мәйданчыклары буенча экскурсияләр оештырылачак.

21-23 май көннәрендә Чемпионат кысаларында “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге конференц-залларында пленар утырышлар, семинарлар һәм түгәрәк өстәлләр форматында эшлекле программа оештырылачак. Дәүләт хакимияте федераль һәм региональ органнарының меңгә якын вәкиле, предприятиеләр һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашуы планлаштырыла.

Медицина ярдәме белән тәэмин итү максатында Чемпионатның төп объектларында 4 төрле дәрәҗәдәге медицина ярдәме оештырылачак: 9 мобиль медицина бригадасы (составына табиб,  фельдшер керә); 11 медицина пункты (составына табиб, шәфкать туташы, волонтер-медик керә); 14 ашыгыч ярдәм машинасы, диагностика һәм стационарларда дәвалау.

Чарада 1800 волонтер, шул исәптән сервис (каршы алу-озату, транспорт, ММЧ белән эшләү, туклану, аккредитация һ.б.) юнәлеше волонтерлары, атташе волонтерлар, ярыш мәйданчыклары, мәгълүмат өстәлләре, тамашачы белән эшләүче волонтерлар катнашыр дип планлаштырыла.

Чемпионатны әзерләүгә һәм үткәрүгә күп кенә федераль һәм региональ партнерлар җәлеп ителгән. Компетенцияләрне җиһазландыруга Татарстан Республикасы ягыннан “Нижнекамскнефтехим”, “АК БАРС Девелопмент”, “МВЕН”фирмасы”, Казан вертолеты заводы, “Туполев” филиалы - С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация үзәге, “КамАЗ”, “Форд Соллерс Алабуга” һ.б. җәлеп ителгән.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте