Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

“Казан Экспо”да Россия регионнары вәкилләре өчен семинар узды

20.05.2019, 09:08

Дөнья чемпионаты вакытында мәктәп укучылары һәм студентлар ярыш һәм интерктив мәйданчыкларда булачаклар.

Бүген VII WorldSkills Russia 2019 Милли чемпионаты финалы кысаларында “Казан Экспо”да “Кунак” программасын гамәлгә ашыру буенча II укыту семинары узды. Анда августта үзләренең укучылары һәм студентлары өчен WorldSkills Kazan 2019 Дөнья чемпионатына экскурсия оештырачак Россия төбәкләре вәкилләре катнашты.

Семинар алдыннан катнашучыларга сәламләү сүзе белән “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) берлеге генераль директоры урынбасары Карина Саликова, ТР Яшьләр эшләре министры, “Кунак” программасын гамәлгә ашыру буенча эшче группа җитәкчесе Дамир Фәттахов һәм WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гөбәйдуллин мөрәҗәгать итте.

Исегезгә төшерәбез, WorldSkills стандартлары нигезендәге һөнәри осталык буенча 45 нче Дөнья чемпионаты Казанда 22-27 август көннәрендә узачак. Чара кысаларында “Кунак” программасы гамәлгә ашырылачак, ул белем бирү учреждениеләрендә укучы 14-19 яшьтәге яшьләрнең игътибарларын эшче һөнәрләргә җәлеп итү өчен тәгаенләнгән. Дөнья чемпионаты вакытында Россия төбәкләреннән килгән кунаклар “Try a Skill” (“Үзеңне сынап кара”), “Careers advice” (“Һөнәри юнәлеш”) ярыш һәм интерактив мәйданчыкларында һәм WorldSkills мәдәни паркында булачаклар. Әлеге мәйданчыклар чемпионатта тәкъдим ителгән компетенцияләр буенча күнекмәләр алу мөмкинлеге бирәчәк.

WorldSkills Russia 2019 Милли чемпионаты халыкара ярышлар алдыннан тест булачак, шуңа күрә барлык нюансларны да эшләп бетерергә, турнир катнашучылары һәм кунаклар өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудыру мөһим дип билгеләп үтте бүгенге спикерлар һәм семинарда катнашучыларны Милли чемпионат нәтиҗәләре буенча кире элемтә бирергә чакырдылар.

“Дөнья чемпионатында безнең барысы да килеп чыксын өчен барын да эшлик, бар да кызыклы һәм җиңел булсын, балалар һөнәрләр дөньясының төрлелелген күрсеннәр, дөнья чемпионатының нәрсә икәнен белсеннәр, яшь профессионалларның берсе булу уе белән янып китсеннәр. Без моңа омтылабыз, һәм мин моны эшли алаячагыбызга ышанам”, - дип билгеләп узды Карина Саликова.

ТР Яшьләр эшләре министры  Дамир Фәттахов “Кунак” программасын уникаль дип саный. “Төп максатыбыз  – балалар һәм яшүсмерләр күп итеп уңай эмоцияләр генә алып кына калмасыннар, чемпионат мәйданчыкларында вакытларын файда белән үткәрсеннәр, эшче һөнәрләр белән танышу мөмкинлекләре булсын”, - дип билгеләп үтте ул.

WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гөбәйдуллин үз чиратында WorldSkills Russia 2019 Милли чемпионаты – оештыручылар өчен “Казан Экспо” күргәзмәләр комплексында бар инфраструктура эшкә җәлеп ителгән беренче чара икәненә игътибар итте. “Алдагы көннәр шактый нәтиҗәле булыр дип өметләнәбез. Киләсе ике ай дәвамында бар операцион эшчәнлеккә төзәтмәләр кертү өчен кире элемтә һәм тәкъдимнәр көтәбез”, - дип ассызыклады ул.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте