Яңалыклар Барысы Рәсми чара Чемпионат Эшлекле программасы Эстафета Волонтерлар Партнерлар WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының лицензияле продукцияләре сатуга чыкты Эстафета 21.05.2019, 12:16 WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты оештыру комитеты рәсми лицензияле продукцияләрне сатуга чыгара. Татьяна Голикова WorldSkills Kazan 2019 Оештыру комитеты утырышын уздырды Рәсми чара 21.05.2019, 10:24 Казанда VII “Яшь профессионаллар” Милли чемпионаты финалын үткәрү кысаларында WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты Оештыру комитеты утырышы узды. Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова уздырды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Яшь профессионаллар” берлеге генераль директоры Роберт Уразов һәм башка рәсми затлар катнашты. Казанда VII WorldSkills Russia Милли чемпионаты финалы ярышлары башланды Рәсми чара 21.05.2019, 10:22 Казанда VII “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалы ярышлары башланды. Бу Россиядә 16-22 яшьтәге урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары һәм 14-16 яшьлек мәктәп укучылары арасында WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча иң масштаблы ярышлар, алар яшьләрнең һөнәри юнәлешенә һәм иң яхшы халыкара тәҗрибәләрнең илнең мәгариф системасына кертелүгә булышлык итә. Казанда VII “Яшь профессионаллар” Милли чемпионаты финалы ачылды 20.05.2019, 18:50 Бүген Казанда VII “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Милли чемпионатының финал этабы ачылу танатанасы узды. Театральләштерелгән тамашаны, төбәкләр һәм катнашучы илләр парадын “Татнефть Арена” боз сараенда 1,5 мең конкурсант, 1,2 меңнән артык эксперт, Россиянең 85 төбәгеннән һәм 25 илдән килгән шәһәр кунаклары, шулай ук Казан һәм Татарстан яшәүчеләре күрде. Samsung Electronics компаниясе - WorldSkills Kazan 2019 Дөнья чемпионатының Генераль партнеры Партнерлар 20.05.2019, 12:02 Килешү Казанда VII WorldSkills Russia Милли чемпионаты финалы кысаларында имзаланды. 1...2021222324...49