Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының лицензияле продукцияләре сатуга чыкты

Эстафета

21.05.2019, 12:16

1/3

WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты оештыру комитеты рәсми лицензияле продукцияләрне сатуга чыгара.

Дөнья чемпионаты лицензиатлары үзләренең товарларын 20-24 май көннәрендә “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә узучы VII “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты Финалы кысаларында тәкъдим итәчәк.

Августка кадәр ассортимент киңәйтеләчәк һәм шәһәрнең берничә ноктасында сатуда барлыкка киләчәк. Дөнья чемпионаты кунакларының һәм катнашучыларның ачылу һәм ябылу тантаналары вакытында WorldSkills Авылында, “Казан Экспо”да, “Казан Арена” стадионында рәсми лицензияле продукция сатып алу мөмкинлеге булачак. Моннан тыш, тиздән онлайн-кибет ачылачак.

WorldSkills Kazan 2019

Россиянең 2019 елдагы иң төп халыкара вакыйгасы - WorldSkills Competition 2019 -  һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты 22-27 август көннәрендә Казанда узачак. Анда 56 компетенция буенча  67 илдән килгән 1400 артык конкурсант ярышачак.

Чемпионат үткәрү хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International халыкара хәрәкәтендә катнашучы илләр сайлавы нәтиҗәсендә алды. Россиядә  WorldSkills хәрәкәте барлык 85 төбәкне дә колачлый, һәм кадрлар әзерләү өлкәсендә приоритет проектларның берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте