Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Татьяна Голикова: “Казан WorldSkills стандартлары буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә әзер”

21.05.2019, 14:21

“Казан WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатын үткәрүгә әзер”, – дип белдерде журналистларга РФ Хөкүмәте рәисенең социаль сәясәт мәсьәләләре буенча урынбасары Татьяна Голикова “Казан Экспо”да узган пленар сессиядән соң. Исегезгә төшерәбез, бүген күргәзмәләр комплексында 1,5 мең катнашучы һәм 1,2 мең эксперт җыйган VII “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты ярышлары башланды.

 “Без барлык сорауларны да карадык. Дөнья чемпионатына кадәр әле ике ай булуына карамастан, без инде бүген, милли чемпионат вакытында, барысын да тикшердек дип әйтә алабыз”, - дип билгеләп узды Татьяна Голикова. “Әлегә монда чит ил кунаклары күп түгел. Без барлык командаларны, тамашачыларны, WorldSkills җанатарларын көтеп калабыз, чөнки Россия һәм Татарстан 45 нче дөнья чемпионатында бездә булган бар яхшы нәрсәне күрсәтергә әзер”, - дип өстәде Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары.

Пленар сессия алдыннан кунаклар ярыш мәйданчыкларын карадылар. “Без безнекеләрнең ничек тырышуларын, ничек әзерләнүләрен күрдек, һәм милли җыелмабызга ихластан уңышлар телисебез килә”, - диде Татьяна Голикова.

Ул ярышлардан тыш дөнья чемпионатында эшлекле программа каралуына игътибар итте. Т.Голикова сүзләренә караганда, чараның бу өлеше бик мөһим, чөнки катнашучылар бүгенге мәгариф системасы һәм хезмәт базары алдында нинди каршылыклар тора соравына җавап эзләячәкләр. “Без үзгәрергә тиеш, бу күренеп тора. Дөнья үзгәрә, һәм бездән мәгариф өлкәсендәге барлык процесслар трансформациясен таләп итә”, - дип саный РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары.

 “Хәзер Казанда узучы милли чемпионат - дөнья чемпионатында булачакның 95 проценты”, - дип билгеләп узды Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. Ул бу ярышларның дөнья чемпионатын оештыруга һәм үткәрүгә җәлеп ителгән барлык хезмәтләр һәм милли җыелма өчен яхшы әзерлек дип ассызыклады. “Халыкара масштабтагы теләсә кайсы вакыйга – республика һәм аның башкаласына карата кызыксыну, һәм үзебезнең үзенчәлегебезне күрсәтү өчен без моннан мөмкин кадәр күбрәк файдаланырга тырышачакбыз, - диде республика башлыгы. - Универсиада, Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм футбол буенча дөнья чемпионаты узганнан соң кебек, кунакларда бары яхшы кичерешләр калсын өчен, без барысын да эшләргә тиеш. Мин илебезне әлеге мәйданчыкта лаеклы тәкъдим итәчәгебезгә ышанам”.

Милли чемпионат җиденче тапкыр үткәрелә, һәм бу вакыт эчендә зур үзгәрешләр булды дип белдереде “Яшь профессионаллар” берлеге генераль директоры Роберт Уразов. “Әгәр беренче финалларда катнашырга килеп, алдында нинди җайланма торганын, аның белән ничек эшләргә кирәклеген аңламаучылар булса, хәзер милли чемпионатларда күрсәтелгән нәтиҗәләр дөньяныкы белән чагыштырырлык”, - дип сөйләде ул. Моннан тыш, Роберт Уразов фикеренчә, күп кенә яшьләр үзләренең сайлаячак һөнәрләре турында уйлана. “Бу WorldSkills хәрәкәтендә булган мөһим үзгәрешләрнең берсе. Һөнәри күнекмәләр генә кешене билгеләми, әмма бу күнекмәләр аша кеше актив һәм икътисадый мөстәкыйльлек ала, бу аңа гади профессионал түгел, ә уңышлы профессионал булырга ярдәм итә”, - дип билгеләп узды “Яшь профессионаллар” берлеге генераль директоры

“Росатом” дәүләт корпорациясе 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының стратегик партнеры булып тора. “Без августта Казанда ярышачак Россия җыелмасы яшьләренең соңрак бүтәннәрнең остазларына әйләнүләрен телибез. Болар шәхес формалашуга ярдәм итәрлек, инженер һәм эшче хезмәтен тагы да абруйлырак итә алырлык кешеләр булырга тиеш”, - дип билгеләп узды корпорациянең генераль директоры Алексей Лихачев.

WorldSkills Kazan 2019

Россиянең 2019 елдагы иң төп халыкара вакыйгасы - WorldSkills Competition 2019 -  һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты 22-27 август көннәрендә Казанда узачак. Анда 56 компетенция буенча  67 илдән килгән 1400 артык конкурсант ярышачак.

Чемпионат үткәрү хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International халыкара хәрәкәтендә катнашучы илләр сайлавы нәтиҗәсендә алды. Россиядә  WorldSkills хәрәкәте барлык 85 төбәкне дә колачлый, һәм кадрлар әзерләү өлкәсендә приоритет проектларның берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте