Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

“Professional update: яңа икътисад кешесе өчен белем бирү экосистемасы"

Рәсми чара

21.05.2019, 15:06

VII “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалы кысаларында Казанда “Professional update: яңа икътисад кешесе өчен белем бирү экосистемасы” пленар утырышы узды.

Утырыш спикерлары булып РФ Хөкүмәте рәисенең социаль сәясәт мәсьәләләре буенча урынбасары Татьяна Голикова, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Фән һәм югары белем министры Михаил Котюков, WorldSkills International президенты Саймон Бартли, РФ мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина, «Росатом» дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев, Халыкара эретеп ябыштыру институтының мәгариф һәм укыту комиссиясе рәисе, Lincoln Electric глобаль белем бирү директоры Карл Петерс, НИУ ВШЭ белем бирү институтының фәнни җитәкчесе Исаак Фрумин, “Сколково” Мәскәү идарә мәктәбенең практика профессоры, киләчәкнең белем бирү күнекмәләре һәм модельләре өлкәсендә эксперт Павел Лукша чыгыш ясады. “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) берлеге генераль директоры Роберт Уразов утырыш модераторы булды.

Пленар утырыш анимация ролигыннан башланып китте. Анда ата-анасы йогынтысы астында яратмаган һөнәр сайлаган, ә хәзер бу өлкәдә күнекмәләре һәм белеме булмагач, яраткан эше белән шөгыльләнә алмаучы кыз турында сөйләнелде. Нәкъ менә шул очрашуның лейтмотивына әйләнде: яңа күнекмәләр, белемнәр алырга, үзен яңа һөнәрдә табарга теләгән, билгеле бер белеме һәм тәҗрибәсе булган яшьләргә нишләргә?

Пленар утырыш анимация ролигыннан башланып китте. Анда ата-анасы йогынтысы астында яратмаган һөнәр сайлаган, ә хәзер бу өлкәдә күнекмәләре һәм белеме булмагач, яраткан эше белән шөгыльләнә алмаучы кыз турында сөйләнелде. Нәкъ менә шул очрашуның лейтмотивына әйләнде: яңа күнекмәләр, белемнәр алырга, үзен яңа һөнәрдә табарга теләгән, билгеле бер белеме һәм тәҗрибәсе булган яшьләргә нишләргә?

“Беренче чиратта шуны әйтәсе килә, - дип мөрәҗәгать итте Татьяна Голикова охшаш проблемалар белән очрашкан кешеләргә, - сезнең барысы да алда. Безнең төп бурычыбыз - белем бирүне, компетенцияләрне үстерү, аларда яшьләргә (яшьләргә генә дә түгел) камилләшергә мөмкинлек бирү. Без илебездә хезмәт мобильлеге үсешенә булышлык итәргә тиеш. Сезнең туган, укыган, предприятиедә эшләгән, әмма аннан кыскартылган шәһәрдән башка җиргә күчү мөмкинлегегез булырга тиеш. Бәлки, сез күчкән җирдә сезнең компетенциягезгә ихтыяҗ булыр. Моннан тыш, өстәмә әзерлек, өстәмә белем алып була, моның белән күп кенә югары уку йортлары һәм эш бирүчеләр  шөгыльләнә”.

Михаил  Котюков кешенең төрле юнәлештәге белгечлекләр сайлый алуын билгеләп узды. Әмма белем алу, теләсә кайсы һөнәр кебек, үзенә җаваплы караш таләп итә.

 “Әгәр югары уку йорты сыйфатлы белем программасын бирә (без нәкъ менә шуңа омтылабыз), ә студент бу программаны бик нык өйрәнәсе килә икән, бу очракта ул дөньяда ориенталышырга җитәрлек база дәрәҗәсендәге белем ала. Югары уку йортының икенче бурычы – компетенцияләргә мөнәсәбәте. Төрле практик мәсьәләләр чишү өчен алган белемнәрне куллана белергә кирәк.  Практикага ориентирлашучы белем бирү программалары эшләү - милли проектның бер өлеше, уку процессы вакытында ук зур игътибар практик эшчәнлеккә, булачак эш бирүче белән хезмәттәшлеккә бирелә”, - дип сөйләде Котюков.

Саймон Бартли ролик герое кебек шундый проблемалар белән очрашкан кешеләргә өметләрен югалтмаска киңәш бирде. WorldSkills International башлыгы һөнәри өлкәдә эшчеләр алдында яңадан яңа мөмкинлекләр ачылуын билгеләп узды. “Якыннар биргән киңәшләр һәрвакытта да дөрес булмый, әмма үткәндә алган белемнәрнең һәрхәлдә һәрвакыт кирәге чыгачак”, - дип саный Бартли

“Шәхси тәҗрибәмнән, дусларымның тәҗрибәләреннән әйтә алам, 20 яшьтә бер төрле, 30 яшьтә икенче төрле белем алып, 40 яшьтә инглиз теле өйрәнеп, ә 50 яшьтә, элек алган белемнәргә таянып, бөтенләй башка яңа эш белән шөгыльләнү – искәрмә түгел, ә чын хәл”, - дип билгеләп узды “Росатом” башлыгы  Алексей Лихачев.

Исаак Фрумин фикеренчә, тормыш үзгәрешләр таләп итә. “Без хәзер уңышка профессиональ күнекмәләргә ия булучылар гына түгел, ә актив мөстәкыйльлеккә – үз өстенә җаваплылык алу һәм ситуацияне үзгәртү осталыгына ия булган кешеләр ирешкәнен күрәбез. “WorldSkills”та җиңүчеләр әлеге сыйфатка ия булсыннар һәм үзләренең күнекмәләрен башкаларга тапшырсыннар иде”, - дип сөйләде Фрумин.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте