Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Эмиль Гөбәйдуллин: “Әлеге WorldSkills Милли чемпионаты – хәрәкәтнең Россиядәге җиде еллык тарихында иң зурысы”

22.05.2019, 13:35

VII “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалы рекордлы санлы катнашучылар һәм экспертлар җыйды. WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гөбәйдуллин журналистлар белән әңгәмәдә билгеләп үткәнчә, бу хәрәкәтнең Россиядәге җиде еллык тарихында иң зур чемпионаты. Аның сүзләренә караганда, бу көннәрдә “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгендә узучы ярышларны, 1,5 меңнән артык конкурсантны, 91 компетенция буенча ярышларны һәм 26 илдән килгән кунакларны исәпкә алып, “мини дөнья чемпионаты” дип санап була.

“Яшь профессионаллар” чемпионаты WorldSkills Kazan 2019 алдыннан төп тест чара булды. Ул 22-27 август көннәрендә Татарстан башкаласында үтәчәк дөнья чемпионатына әзерлек эшчәнлеге планына төзәтмәләр кертергә, әзерлекне тикшерергә, кыенлыкларны ачыкларга ярдәм итәчәк.

“Без барлык хезмәтләр эшен дә тикшерергә тырышабыз: тамашачылар белән эшләү, клиент группаларын йөртү, туклану, транспорт, ярыш мәйданчыклары эше һ.б.”, - диде WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе. Ул чемпионат катнашучылары һәм кунакларыннан “кире элемтә” алуның мөһимлеген ассызыклады, бу әлеге киңәшләрне инде дөнья чемпионатын үткәрү кысаларында исәпкә алу өчен кирәк.

Милли чемпионат шулай ук “Казан Экспо” күргәзмәләр комплексын сынап карарга ярдәм итәчәк. “Моңа кадәр чаралар бары аерым кластерларда гына үткәрелде. Бу “Казан Экспо” эшкә тулаем җәлеп ителгән беренче чара - хәзер күп санлы сәнәгать җиһазлары урнаштырылган барлык павильоннар, Future Skills шатрлары эшли. Ике меңнән артык урынлы рестораныбызны, волонтерлар үзәген эшләтеп җибәрдек. Объект тулысынча сак астында”, - дип сөйләде Эмиль Гөбәйдуллин.

Ул дөнья чемпионаты вакытында тагы да күбрәк игътибар биреләчәк позицияләр барлыгын билгеләп узды. Аерым алганда, бу тамашачылар белән эшләү, экскурсияләр хезмәте, транспорт логистикасы мәсьәләләре.

Исегезгә төшерәбез, Милли чемпионат ярышларын барлык теләүчеләр дә карый ала. Августтагы дөнья чемпионатында да ярыш мәйданчыкларына керү ирекле булачак. “Безгә мәктәп укучыларына һәм ата-аналарга дөньяда нинди һөнәрләр бар, аларның үзенчәлеге нәрсәдә икәнен сөйләргә һәм күрсәтергә, яшьләрне шулар белән илһамландырырга тырышу мөһим. Бәлки, кем дә булса бу хакта уйлар һәм теге яки бу һөнәрне сайлар”, - дип билгеләп узды Э.Гөбәйдуллин. Ул шулай ук мәйданчыклар буйлап экскурсияләр планлаштырылуы хакында өстәде, теге яки бу компетенцияләр турында экспертлар сөйли алачак.

“Уңышка ирештек дип бары дөнья чемпионатын шома, кискен моментларга юл куймыйча үткәргәч кенә әйтеп булачак”, - дип саный WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе.

Исегезгә төшерәбез, 21-23 май көннәрендә “Казан Экспо”га бару өчен, тимер юл вокзалыннан “Казан” халыкара аэропортына йөрүче электр поездлары белән файдаланырга киңәш ителә. Электр поездында йөрү бәясе 40 сум, расписание белән шәһәр яны пассажир компаниясе сайтында танышырга мөмкин.

Шулай ук катнашучыларның махсус автобуслар (шатллар) белән файдалану мөмкинлеге булачак. Алар “алып китү” парковкаларыннан кузгалып китәчәк, шәхси автомобильне анда калдырып булачак. Парковкалар “Леруа Мерлен” сәүдә үзәге (Оренбург тракты, 174), “Имәнлек” метро станциясе һәм МЕГА сәүдә үзәге (Җиңү Проспекты, 141) тирәсендә урнашачак.

Игътибар! “Алып китү” парковкаларында автобус-шаттлларга күчеп утырганда үзең белән Чемпионатның бастырылган электрон чакыру билеты булу шарт. Китү урыннары схемалары белән шулай ук сайтта танышырга мөмкин.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте