Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Дэвид Хоуи: "WorldSkills Kazan 2019 ярышлары башланганын зур түземсезлек белән көтәбез"

Рәсми чара

22.05.2019, 13:47

WorldSkills International башкарма директоры Дэвид Хоуи үзенең WorldSkills Russia Милли чемпионаты һәм "Казан Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәгенең дөнья чемпионатын үткәрүгә әзерлеге хакында тәэсирләре белән уртаклашты.

“Казан Экспо” – безнең өчен бик мөһим объект. Әлеге зур комплекс тулысынча үзенең билгеләнеше буенча эшләргә тиеш. Безгә күргәзмәләр үзәген аның эше вакытында күрергә кирәк иде. Бу инфраструктура да, техник тәэмин ителеш тә, катнашучыларның эшче урыннары оештырылуы да һәм башка нәрсәләр – вак-төяк детальләргә кадәр. Әлеге WorldSkills Russia Милли чемпионаты финалы – зур вакыйга алдыннан тикшерү, тест чарасы. Без үткәрелгән эш һәм күргән нәтиҗәләр белән бик канәгәть”, - дип уртаклашты Дэвид Хоуи.

“Милли һәм халыкара ярышлар төрле төбәкләрдән һәм илләрдән килгән профессионалларны җыя. Алар үзләренең тәэсирләре, белемнәре, күнекмәләре белән уртаклашалар. Бу безнең команданы алга алып бара”, - дип саный WorldSkills International башкарма директоры.

“Бездә шәһәрдән дә, мәйданчыкта барган бар нәрсәләрдән дә яхшы тәэсирләр генә калды. Августны һәм елның төп ярышларын көтеп калабыз”, - дип билгеләп узды ул.

Исегезгә төшерәбез, VII “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалы 20-24 май көннәрендә Казанда уза. Бу Россиядә 16-22 яшьтәге урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары һәм 14-16 яшьлек мәктәп укучылары арасында WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча иң масштаблы ярышлар, алар яшьләрнең һөнәри юнәлешенә һәм иң яхшы халыкара тәҗрибәләрнең илнең мәгариф системасына кертелүгә булышлык итә.

WorldSkills Kazan 2019

Россиянең 2019 елдагы иң төп халыкара вакыйгасы - WorldSkills Competition 2019 -  һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты 22-27 август көннәрендә Казанда узачак. Анда 56 компетенция буенча  67 илдән килгән 1400 артык конкурсант ярышачак.

Чемпионат үткәрү хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International халыкара хәрәкәтендә катнашучы илләр сайлавы нәтиҗәсендә алды. Россиядә WorldSkills хәрәкәте барлык 85 төбәкне дә колачлый, һәм кадрлар әзерләү өлкәсендә приоритет проектларның берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте