Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Татьяна Голикова WorldSkills Kazan 2019 Оештыру комитеты утырышын уздырды

Рәсми чара

21.05.2019, 10:24

Казанда VII “Яшь профессионаллар” Милли чемпионаты финалын үткәрү кысаларында WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты Оештыру комитеты утырышы узды. Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова уздырды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Яшь профессионаллар” берлеге генераль директоры Роберт Уразов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Утырышта WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына әзерлек сораулары каралды. Аерым алганда, алар чемпионат мирасы һәм волонтер программаларына, клиент группаларына хезмәт күрсәтүгә, шулай ук куркынычсызлыкны оештыруга кагылды.

Татьяна Голикова Россия Федерациясе Хөкүмәте карары буенча чемпионатта катнашучыларның төп яшәү урыны – WorldSkills Авылын (Универсиада Авылы) әзерләү өчен бюджет акчалары бүлеп бирү каралганы хакында хәбәр итте.

Моннан тыш, ул “Россия Федерациясендә чит ил гражданнарының хокуклары хакында” федераль законына үзгәрешләр кертелүе турында хәбәр итте, алар чит ил гражданнарының Россия Федерациясенең милли җыелма командасын оештыру һәм әзерләү буенча эшләү өчен хокукый көйләүне гадиләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда,  дөнья чемпионатына әзерлек планлы режимда бара. “Бездә бу көннәрдә VII “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалы уза, аның барышында без барлык хезмәтләрнең, министрлыклар һәм ведомстволарның, шулай ук “Казан Экспо”ның ярышларга әзерлеген сыныйбыз. Татарстан башкаласына WorldSkills International Президенты Саймон Бартли белән директорлар советы һәм секретариат әгъзалары да килде. Милли чемпионатта булу барышында, алар безнең дөнья чемпионатына мөмкин кадәр җитди һәм җаваплы әзерләнүебезгә шәхсән үзләре инана алачак. “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге территориясендә инде 9 зур чара узды. Объект, вакытлыча инфраструктураны да кертеп, ярыш катнашучыларын кабул итүгә тулысынча әзер”, - диде ТР Президенты.

Президент авиаташучылар белән хезмәттәшлек җайга салынуын, чеммпионат катнашучылары һәм кунаклары килү-китү көннәрендә авиарейсларны арттыру планлаштырылуы хакында билгеләп узды.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, сентябрьгә, дөнья чемпионаты тәмамланырга вакыт күп калмады, һәм “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге мирасы хакында инде хәзер үк уйлый башларга кирәк.

WorldSkills Kazan 2019

Россиянең 2019 елдагы иң төп халыкара вакыйгасы - WorldSkills Competition 2019 -  һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты 22-27 август көннәрендә Казанда узачак. Анда 56 компетенция буенча  67 илдән килгән 1400 артык конкурсант ярышачак.

Чемпионат үткәрү хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International халыкара хәрәкәтендә катнашучы илләр сайлавы нәтиҗәсендә алды. Россиядә  WorldSkills хәрәкәте барлык 85 төбәкне дә колачлый, һәм кадрлар әзерләү өлкәсендә приоритет проектларның берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте