Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Казанда VII WorldSkills Russia Милли чемпионаты финалы ярышлары башланды

Рәсми чара

21.05.2019, 10:22

Казанда VII “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалы ярышлары башланды. Бу Россиядә 16-22 яшьтәге урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары һәм 14-16 яшьлек мәктәп укучылары арасында WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча иң масштаблы ярышлар, алар яшьләрнең һөнәри юнәлешенә һәм иң яхшы халыкара тәҗрибәләрнең илнең мәгариф системасына кертелүгә булышлык итә.

“Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыкларында 91 компетенция, шулай ук Future Skills блогының 23 югары технологияле компетенциясе (“киләчәк һөнәрләре”) тәкъдим ителәчәк. WorldSkills Russia Juniors юниорлары (14-16 яшьлек мәктәп укучылары) 48 компетенция, “Зирәкләр күнекмәләре” чемпионаты катнашучылары (50 яшьтән олыраклар) 26 компетенция буенча көч алышачак.

“Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгеннән тыш, 6 компетенция буенча ярышлар 5 өстәмә мәйданчыкта үтәчәк: “Автомобиль буяу” – ТрансТехСервис (Декабристлар урамы, 96), “Пешекче эше 50+”, “Кондитер эше 50+”, “Икмәк пешерү 50+” – Халыкара хезмәт күрсәтү көллияте (Адоратский урамы, 58б), “Һава транспортында хезмәт күрсәтү” – “Казан” халыкара аэропорты; “Матбугатта басма технологияләр” – Компетенцияләрнең төбәкара үзәге (Галиев урамы, 3А) һәм А-Пресс типографиясе (Актай урамы, 21/2).

Исегезгә төшерәбез, 2019 елда VII “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалы 20-24 май көннәрендә “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. “Казан Экспо” – Россиянең төп халыкара ел вакыйгасы - WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты өчен махсус төзелде. Ул Татарстан Республикасы башкаласында 22-27 август көннәрендә үтә.

Милли чемпионат ярышлары җиде блок һөнәр компетенцияләре буенча узачак: төзелеш өлкәсе, мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр, сәнгать һәм дизайн, җитештерү һәм инженерлык технологияләре, хезмәт күрсәтү, мәгариф, транспорт һәм логистика өлкәләре.

VII “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалында 1500 артык конкурсант катнашачак. Эскпертлар берлеген 1274 компатриот тәкъдим итәчәк.

Милли чемпионаты финалында беренче тапкыр төрле яшь категорияләре профессионаллары очрашачак. WorldSkills Russia Juniors катнашучылары (14-16 яшьлек мәктәп укучылары) арасында иң яхшыларын 48 компетенция буенча билгеләячәкләр. Төп ярышлар белән беррәттән “Казан Экспо” мәйданчыгында 50 яшьтән олырак белгечләр өчен WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча II “Зирәкләр күнекмәләре” чемпионаты финалы үтәчәк. Анда ике йөздән артык конкурсант ярышачак.

Россия катнашучылары белән беррәттән мәйданчыкта зачет тыш чит илнекеләр дә чыгыш ясаячак. 26 илдән (Австралия, Австрия, Бельгия, Бразилия, Бөекбритания, Венгрия, Вьетнам, Германия, Һиндстан, Иран, Италия, Казахстан, Кытай, Көньяк Корея, Лихтейнштейн, Монголия, Норвегия, Польша, Португалия, Сингапур, Тайвань, Франция, Швейцария, Эстония, Япония, Марокко) килгән 131 конкурсант үзләренең күнекмәләрен россиялеләрнең әзерлек дәрәҗәсе белән чагыштырачаклар.

VII Милли чемпионат финалы җиңүчеләре һәм призерлары WorldSkills Russia җыелмасының киңәйтелгән составына тәкъдим ителәчәк, һәм 2021 елда Шанхайда узучы  дөнья чемпионатында, 2022 елда Санкт-Петербургта үтәчәк EuroSkills Европа чемпионатында Россия флагы данын яклау шансын алачак.

VII “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалының Эшлекле программасы үз эченә дәүләт хакимияте органнары, Россиянең әйдәп баручы компанияләре, мәгариф учреждениеләре вәкилләре, HR-блок җитәкчеләре катнашында 30 артык тематик сессияне ала. Сессияләр кадагында – милли җыелманы әзерләү, сәнәгать үсешенең кадрлар стандарты, экспертлар берлеге үсеше, яшьләр проектлары, шулай ук укыту тренинглары һәм семинарлар үткәрү сораулары буенча фикер алышу.

VII “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалын “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) һөнәри берләшмәләр һәм эшче кадрлар үстерү агентлыгы” берлеге, Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы (СИА), Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы оештыра.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте