Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Казанда VII “Яшь профессионаллар” Милли чемпионаты финалы ачылды

20.05.2019, 18:50

Бүген Казанда VII “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Милли чемпионатының финал этабы ачылу танатанасы узды. Театральләштерелгән тамашаны, төбәкләр һәм катнашучы илләр парадын “Татнефть Арена” боз сараенда 1,5 мең конкурсант, 1,2 меңнән артык эксперт, Россиянең 85 төбәгеннән һәм 25 илдән килгән шәһәр кунаклары, шулай ук Казан һәм Татарстан яшәүчеләре күрде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина, WorldSkills International президенты Саймон Бартли, Тюрингиянең икътисад, фән һәм цифрлы җәмгыяте министры Вольфганг Тифензее, “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) берлеге генераль директоры Роберт Уразов тантананың мәртәбәле  кунаклары булдылар.

Тантана якты прологтан башланып китте – тамашачлар кешелекнең ничек үсеш алганын, ничек прогресс барганын, ничек яңа белгечлекләр килеп чыкканын күрделәр, хәтта киләчәккә дә күз салдылар. Сәхнәдә “Шарм” шоу-театры, “Мизгел”, “Дорога из города”, “Изумрудный город”, “Без слов” бию театрлары, “Dance Life” бию коллективы, “Action men crew” брейк-командасы, “CRYSTAL” шоу-балеты артистлары, скрипкачы Эдгар Акопян, җырчы Алинә Шәрипҗанова һ.б. чыгыш ясады. Соңрак Милли чемпионатның финал этабында катнашучылар парады булды. Тамашачыларны шулай ук Татарстан мәдәнияте белән таныштырдылар, республиканың һәм аның башкаласы Казанның бүген ничек яшәвен күрсәттеләр.

Мәртәбәле кунаклар Милли чемпионат финалының күпсанлы катнашучыларын һәм экспертларын сәламләделәр. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Милли чемпионатта катнашучыларның иң яхшылары августта узучы халыкара ярышта Россияне тәкъдим итәчәкләрен билгеләп үтте. Милли чемпионатның үзен республика башлыгы дөнья чемпионаты алдыннан генераль репетиция дип атады. Рөстәм Миңнеханов 2015 елда дөнья чемпионаты үткәрү урыны итеп Казанны сайлаганнары өчен WorldSkills International оешмасына, һәм бу ярышларны үткәрү идеясын хуплаганнары өчен Россия Президенты Владимир Путинга һәм ил хөкүмәтенә рәхмәт беледерде. “Сезгә гадел, компромисссыз көрәш телим, көчлеләр җиңсен, - дип мөрәҗәгать итте Р.Миңнеханов катнашучыларга. – Казан сезне һәрвакыт көтәчәк, сез - безнең иң кадерле кунакларыбыз”.

WorldSkills хәрәкәтенә Россия күптән түгел кушылды, дип искә төшерде РФ мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина. “Бу бары җиденче милли чемпионат, әмма безнең ил өчен һәр чемпионат – яңа баскыч, яңа биеклек, - дип билгеләп узды ул. - Бу шулай ук һәрберегез өчен дә чемпионат, чөнки һәр катнашучы, нинди урын алуына карамастан, үзенең биеклеген буйсындырачак. Бу чемпионат сезнең өчен бары башы гына булуын, гомерегез буе ярышлар юлыннан баруыгызны телим”.

“WorldSkills”та барлык яшь конкурсантларны чемпионнар итеп саныйлар, һәм милли чемпионатта катнашучылар искәрмә түгел, дип исәпли WorldSkills International президенты Саймон Бартли. Ул үтеп баручы елның хәрәкәт тарихы өчен үзенчәлекле булуын искәртеп узды, чөнки дөнья чемпионаты Россиядә беренче тапкыр үтәчәк. “Без тиздән Казанда WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты узачагына шатбыз, - дип билгеләп узды Саймон Бартли. - Әлеге тарихи вакыйгада Россия милли җыелмасының өлеше булу сезнең өчен бу зур мәртәбә булачак. Кемнәр җыелмага эләкмәячәк, кемнәр уңышка ирешәчәк, шуларга әйтәсем килә: сез үткән һәм сезне монда китергән юлыгыз, кыска вакыт эчендә күпме белем алуыгыз һәм күпме уңышларга ирешүегез турында уйлагыз. Сез моны ялгызыгыз гына эшләмәгәнегезне истә тотыгыз, укытучыларыгыз һәм гаиләләрегезнең киңәшләрен һәм ярдәме хакында онытмагыз, аларга рәхмәтегезне белдерегез. Сез – үз илегезнең киләчәге, шул ук вакытта киләчәк буыннар өчен үрнәк тә. Сезнең казанышлар аркылы алар эшче һөнәрләр һәм белемнең бар көчен күрәчәкләр”. Саймон Бартли чемпионат катнашучыларны барлык сәләтләрен күрсәтергә чакырды, аларга уңыш теләде, шулай ук экспертларга алдан ук бу атнада көткән эшләре өчен рәхмәтен белдерде.

4 ел элек WorldSkills дөнья чемпионаты Германиядә, Лейпцигта үтте, дип искә төшерде Тюрингиянең икътисад, фән һәм цифрлы җәмгыяте министры Вольфганг Тифензее. Ул ярышларда катнашучыларны Казанда августта  үтәчәк чемпионат барлык конкурсантлар тормышында онытылмаслык вакыйга булачак дип ышандырды.

“Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) берлеге генераль директоры Роберт Уразов үз чиратында Россия төбәкләреннән килгән милли чемпионат катнашучыларына, чит ил конкурсантларына, экспертларга, шулай ук чара партнерларына, спонсорларга һәм оештыручыларга рәхмәт белдереде.

Бәйрәмнең кульминациясе күп меңле кул кысышу булды – тамашачылар алдагы көннәрдә узачак гадел көрәш һәм дуслык билгесе итеп, кулга кул тотыныштылар. Тантана “Мураками” группасы чыгышы белән тәмамланды.

Исегезгә төшерәбез, милли чемпионат финалы 21-23 май көннәрендә “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. Анда 1513 конкурсант, шул исәптән, 152 чит ил конкурсанты, 363 конкурсант-юниор, 1274 эксперт катнашачак. Ярыш мәйданчыгында 91 компетенция, шулай ук Future Skills блогыннан 23 компетенция тәкъдим ителәчәк. WorldSkills Russia Juniors катнашучылары – юниорлар 48 компетенция буенча ярышачак. Ярышлар WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты алдыннан тест сыйфатында узачак.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте