Яңалыклар Барысы Рәсми чара Чемпионат Эшлекле программасы Эстафета Волонтерлар Партнерлар WorldSkills Kazan 2019 командасына Россия төбәкләреннән тагы 100 волонтер кушылачак Волонтерлар 23.05.2019, 10:44 VII “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалын үткәрү кысаларында КБАО “Волонтер үзәкләре ассоциациясе” һәм КБАО “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” волонтерлар мобильлеге программасын гамәлгә ашыру хакында килешүгә кул куйдылар. Дэвид Хоуи: "WorldSkills Kazan 2019 ярышлары башланганын зур түземсезлек белән көтәбез" Рәсми чара 22.05.2019, 13:47 WorldSkills International башкарма директоры Дэвид Хоуи үзенең WorldSkills Russia Милли чемпионаты һәм "Казан Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәгенең дөнья чемпионатын үткәрүгә әзерлеге хакында тәэсирләре белән уртаклашты. Эмиль Гөбәйдуллин: “Әлеге WorldSkills Милли чемпионаты – хәрәкәтнең Россиядәге җиде еллык тарихында иң зурысы” 22.05.2019, 13:35 VII “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалы рекордлы санлы катнашучылар һәм экспертлар җыйды. WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гөбәйдуллин журналистлар белән әңгәмәдә билгеләп үткәнчә, бу хәрәкәтнең Россиядәге җиде еллык тарихында иң зур чемпионаты. Аның сүзләренә караганда, бу көннәрдә “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгендә узучы ярышларны, 1,5 меңнән артык конкурсантны, 91 компетенция буенча ярышларны һәм 26 илдән килгән кунакларны исәпкә алып, “мини дөнья чемпионаты” дип санап була. “Professional update: яңа икътисад кешесе өчен белем бирү экосистемасы" Рәсми чара 21.05.2019, 15:06 VII “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалы кысаларында Казанда “Professional update: яңа икътисад кешесе өчен белем бирү экосистемасы” пленар утырышы узды. Татьяна Голикова: “Казан WorldSkills стандартлары буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә әзер” 21.05.2019, 14:21 “Казан WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатын үткәрүгә әзер”, – дип белдерде журналистларга РФ Хөкүмәте рәисенең социаль сәясәт мәсьәләләре буенча урынбасары Татьяна Голикова “Казан Экспо”да узган пленар сессиядән соң. Исегезгә төшерәбез, бүген күргәзмәләр комплексында 1,5 мең катнашучы һәм 1,2 мең эксперт җыйган VII “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты ярышлары башланды. 1...1920212223...49