Яңалыклар Барысы Рәсми чара Чемпионат Эшлекле программасы Эстафета Волонтерлар Партнерлар Казанда бүген WorldSkills Kazan 2019 волонтерларын рекрутинглау үзәге ачылды Волонтерлар 23.11.2018, 12:41 Ачылыш көнендә анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов булып китте. Ул рекрутерлар белән очрашып, беренче катнашучыларны сәламләде. Казанда WorldSkills Kazan 2019 волонтерларын рекрутинглау үзәге эшен модельләштерделәр Волонтерлар 05.10.2018, 15:00 Казанда WorldSkillsKazan 2019 волонтерларын рекрутинглау үзәге эшен модельләштерделәр. Бөтенроссия лагеренда катнашучылар ресурс волонтер үзәкләре вәкилләре өчен ирекле ярдәмчелеккә кандидатлар белән күзгә-күз әңгәмәләр оештыру һәм уздыруда үзләренең күнекмәләрен сынап карадылар. Казанда “Volunteers Academy 2018” Бөтенроссия лагере ачылды Волонтерлар 03.10.2018, 14:25 Казанда WorldSkillsKazan 2019 чарасына волонтерлар җыю буенча 15 ресурс үзәге вәкилләре өчен “VolunteersAcademy 2018” Бөтенроссия лагере ачылды. Булачак рекрутерлар – Россия Федерациясе субъектларыннан 75 вәкил һәм 25 татарстанлы биш көн дәвамында, ягъни 3 нче октябрьдән 7сенә кадәр Оештыру комитеты вәкилләре һәм тренерлар белән берлектә күзгә-күз сөйләшүләр уздыру технологияләренең һәм кандидатларны позицияләргә бүлүнең ничек булырга тиешлеген өйрәнәчәкләр. WorldSkills Kazan 2019 волонтерлары командасы: “Тәҗрибә тупларга – Будапештка!” Волонтерлар 20.09.2018, 14:42 Яңа уку елы башлану һәрвакыт яңа максатлар, вакыйгалар һәм гамәлләр белән истәлекле була. WorldSkills Kazan 2019 волонтерлык хәрәкәте активистлары өчен халыкара стажировка шундый вакыйгаларның берсе булып тора да инде. 19 кешелек команда Будапештта 26-28 нче сентябрь көннәрендә һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә узачак Европа чемпионатында катнашу өчен Венгриягә китәләр. WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты волонтерлары төркеме Сахалинда стажировка уза Волонтерлар 07.08.2018, 09:35 Татарстаннан, Карелия, Свердлау, Иркутск, Новосибирск өлкәләре һәм Краснодар краеннан 20 волонтер 8-12 август көннәрендә Көньяк Сахалинск шәһәрендә үткәреләчәк «Яшь һөнәр ияләре» 2018 VI Милли чемпионат финалының ихтыярый ярдәмчеләре төркеменә керде. Яшьләр РФнең 38 регионыннан 700дән артык ихтыярыйдан тупланган тату оештыру комитетының ярдәмчеләре төркеме белән стажировка узачаклар. 1234567