Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Казанда “Volunteers Academy 2018” Бөтенроссия лагере ачылды

Волонтерлар

03.10.2018, 14:25

Казанда WorldSkillsKazan 2019 чарасына волонтерлар җыю буенча 15 ресурс үзәге вәкилләре өчен “VolunteersAcademy 2018” Бөтенроссия лагере ачылды. Булачак рекрутерлар – Россия Федерациясе субъектларыннан 75 вәкил һәм 25 татарстанлы биш көн дәвамында, ягъни 3 нче октябрьдән 7сенә кадәр Оештыру комитеты вәкилләре һәм тренерлар белән берлектә күзгә-күз сөйләшүләр уздыру технологияләренең һәм кандидатларны позицияләргә бүлүнең ничек булырга тиешлеген өйрәнәчәкләр.

Лагерьның беренче эш көнендәге белем бирү сессиясендә WorldSkillsKazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин, шулай ук “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасарлары Михаил Леонов һәм Максим Денисов та катнаштылар.

Белем бирү программасы төп тема – дөнья чемпионаты волонтерлар командасына кандидатлар сайлау темасы буенча булачак. Рекрутинг бу елның октябрендә башланып, 2019 елның мартына кадәр дәвам итәчәк. Шушы вакыт эчендә рекрутерлар командасына волонтерлар командасына керергә бөтен дөнья күләмендә теләк белдерүчеләрдән килгән заявкаларны карап, эшкәртергә кирәк булачак. Алда зур эш көтелә – дөнья чемпионатында волонтерлар сыйфатында катнашырга инде бүген үк Россия Федерациясеннән һәм тагын 70 илдән 10 000 нән артык кеше теләк белдерде.

Кандидатларны сыйфатлы итеп сайлап алу һәм позицияләргә дөрес итеп бүлү өчен рекрутер булачак чара турында барысын да белергә тиешле. Монда программа да, объектлар һәм чемпионат сроклары да, аның үзенчәлекләре, шулай ук һәр позициягә караган бурычлар һәм таләпләр дә керә. Ә позицияләр исә 100дән артык булачак. Лагерьда катнашучылар программа тренерлары һәм Оештыру комитетының төрле функциональ юнәлешләр вәкилләре белән берлектә рекрутерларның бурычларын, функциональ зоналарны һәм рекрутинг үзәге процессларын караячаклар, чемпионат волонтерлары позицияләренең функционалы белән танышачаклар, шулай ук алынган белемнәрен практикада сынап караячаклар.

Моннан тыш, мәдәни-күңел ачу программасы кысаларында лагерьда катнашучылар интеллектуаль квизда уйнаячаклар,  мастер-класста үзләренең кулинарлык осталыкларын тикшереп караячаклар, волонтерлар өчен махсус йөгерештә 1 чакрым йөгерәчәкләр, флешмобта һәм башка активлыкларда  катнашачаклар.

Инде билгеле булганча, Казанда 2019 елда һөнәри осталык буенча “Ворлдскилс” стандартлары нигезендә узачак 45 нче дөнья чемпионатына волонтерлар җыю буенча ресурс үзәкләре билгеләнгән вакыттан алып бер ел узып китте. 2018 елның узган өч кварталы эчендә ресурс үзәкләре командалары тарафыннан мәгълүмати һәм заявка кампанияләре кысаларында бик зур эшләр башкарылды. “Яшь профессионаллар” хәрәкәтен һәм волонтерлык хәрәкәтен  популярлаштыру максатыннан  300дән артык чара уздырылды, аларда 40 000 кеше колачланды.  Партнер-төбәкләрдән кергән заявкаларның үсеше уртача 30% тәшкил итә, хәзерге вакытта 10 200 заявка алынган. Заявкалар җыю 2018 елның 31 нче декабренә кадәр дәвам итә.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте