Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Казанда бүген WorldSkills Kazan 2019 волонтерларын рекрутинглау үзәге ачылды

Волонтерлар

23.11.2018, 12:41

Ачылыш көнендә анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов булып китте. Ул рекрутерлар белән очрашып, беренче катнашучыларны сәламләде.

“Без рекрутинглау үзәген беренче тапкыр гына оештырмыйбыз. Тәҗрибәдән чыгып, җаваплылыкның никадәр зур икәнлеген аңлыйбыз: Казанга беренче тапкыр килүче һәрбер кунак бирегә кабат килергә теләсен, үзе белән башкаларны да алып килсен дип телибез. Бу эштә волонтерларның эше бәяләп бетергесез: алар – ярышларның йөзе. Безнең өчен бу хәрәкәткә яшьләрне мөмкин кадәр күбрәк тарту мөһим”, - диде Рафис Борһанов.

Казанда 2019 елда һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уңышлы уздыру өчен Оештыру комитеты Россия Федерациясеннән һәм башка илләрдән 3500 волонтерны җәлеп итеп, 20дән артык функциональ юнәлештә (93 төрле позицияләрдә) аларның ярдәменнән файдаланырга планлаштыра: һәрбер компетенция буенча ярышлар мәйданнарында, сервис юнәлешләрендә (транспорт, аккредитация, экипировка, туклануны оештыру һәм башкалар), милли җыелмаларны озатып йөрү өчен, шулай ук Казан халкы һәм башкала кунаклары өчен Казан территориясендәге мәгълүмати станцияләрендә.

Оештыру комитетының өстенлекле бурычы – волонтерлык программасын федераль дәрәҗәдә гамәлгә ашыру һәм аңа Россиянең төрле почмакларыннан булган волонтерларны күбрәк җәлеп итү. Конкурс нәтиҗәләре буенча 2017 елның декабрендә 15 җиңүче билгеле булды (һәр федераль округта бердән ким түгел), алар волонтерлар җыю буенча ресурс үзәкләре статусын алдылар. Үзәкләр Красноярск, Приморье, Хабаровск крайларында, Әстерхан һәм Свердловск өлкәләрендә, Удмуртия Республикасында, Карелия Республикасында, Новосибирск өлкәсендә, Ставрополь краенда, Ростов, Иркутск, Чиләбе өлкәләрендә, Чувашия Республикасында, Краснодар краенда, Мәскәүдә барлыкка килделәр.

Чемпионат волонтерлары өчен заявка кампаниясе 2017 елның октябрендә Сочида уза торган Яшьләр һәм студентлар бөтендөнья фестивале вакытында башланган иде. Ул башланган вакыттан алып бөтен дөнья күләмендәге кандидатларга анкета тутырып, гариза тапшыру мөмкинлеге ачылды. Хәзерге вакытка 70тән артык илдән 12 002 гариза тапшырылган инде. Заявка кампаниясе 2018 елның 31 декабренә кадәр барачак.

7 нче ноябрьдән (техник режимда – чит илләрдән һәм чит шәһәрләрдән булган кандидатлар белән телефоннан һәм Skype аша сөйләшүләр алып барыла; хәзерге вакытка 700 дән артык сөйләшү уздырылган инде) Казанда һәм волонтерлар җыю буенча 15 ресурс үзәкләрендә кандидатларны сайлап алу этабы башланды һәм ул 2019 елның март ахырына кадәр барачак.  Волонтерлар командасына белем бирү 2019 елның язында башланачак.

Халыкара стандартлар нигезендә һәр волонтерга оештыру комитеты тарафыннан төрле сервислар тәкъдим ителәчәк. Сәламәтлекне һәм тормышны иминләштерү, сменалар вакытында ризык һәм эчә торан су белән тәэмин итү, җәмәгать транспортында бушлай йөрү, чит илләрдән һәм шәһәрләрдән булган волонтерларны торак белән тәэмин итү, махсус экипировка, рәсми сертификат/рәхмәт хаты, волонтерлар өчен маркетинг наборы, чемпионат объектларында волонтерлар штаблары, мотивлаштыру, рәхмәт белдерү һәм ярдәм итү программаларв шундыйлардан.

Шунысын да искә төшереп китик, волонтерлар командасын әзерләү өчен тәҗрибә уртаклашу максатыннн EuroSkills 2016 (2016 елның декабре, Гетеборг, Швеция, 13 волонтер), WorldSkills AbuDhabi 2017 чараларына (2017 елның октябре, Абу-Даби, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, 57 волонтер), EuroSkills 2018 чемпионатына (Будапешт, 2018 елның сентябре,  19 волонтер), шулай ук “Яшь профессионаллар” 2018 VI милли чемпионаты финалына (19 волонтер, Көньяк Сахалин) халыкара стажировкалар оештырылды.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте