Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills International вәкилләре “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәген карадылар

Рәсми чара

13.11.2018, 12:44

WorldSkills International халыкара оешмасы секретариаты вәкилләре WorldSkills International башкаручы директоры Дэвид Хоуи җитәкчелегендә 2019 елда Казан кабул итәчәк WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты ярышлары узачак “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданын карадылар.

Визит барышында WorldSkills International вәкилләре галереяны, конференц-залны, күргәзмә павильоннарын, туклану зонасын, офис бүлмәләрен карадылар. Гомуми мәйданы 75,4 мең кв.метр булган “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге өч күргәзмәләр павильоныннан тора. Павильоннар үзара каплаулы җылы күчеш юлы аша аэропорт һәм аэроэкспресс станциясе белән тоташтырылганнар. “Казан Экспо” ХКҮ инфраструктурасы 3 мең урынга исәпләнгән заманча конгресс-холны, 30 кешедән алып 500 кешегә кадәр сыйдырышлы 35 зал-трансформерны, машиналар кую зонасын һәм туклану зоналарын колачлый. Хәзер биредә Татарстан Республикасының 2018/2019 еллардагы “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатына соңгы әзерлек эшләре бара – ул инде иртәгә ачылачак. WorldSkills International вәкилләре конкурсантлар бу мәйданда үз осталыкларын күрсәтәчәк көнне түземсезлек белән көтүләрен әйттеләр.

“Казан Экспо”га сәяхәт бу атнада Казанда уза торган WorldSkills International проект сессиясе кысаларында башкарылды, 2019 елда һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын оештыручылар ярышларга туклану, аккредитация, маркетинг, урнаштыру, транспорт белән тәэмин ителеш, волонтерлык программасы һәм башка юнәлешләр буенча әзерлеккә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итәләр.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте