Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

“Казан Экспо” күргәзмәләр үзәге беренче тамашачыларын каршы алды

18.10.2018, 06:08

1/3

Казан халкы һәм башкала кунаклары 16-18 октябрь көннәрендә “Юл 2018” күргәзмәсе кысаларында яңа күргәзмәләр комплексының төп корпусын тамаша кыла алалар.

Алты елга беренче тапкыр Мәскәүдән Россия төбәкләренә күчкән күргәзмә һөнәри осталык буенча WorldSkillsKazan 2019 дөнья чемпионатын кабул итәчәк мәйданда уза торган беренче чара булды.

РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин һәм Татарстан Республикасы Президенты  Рөстәм Миңнеханов күргәзмәләр үзәгендә булдылар һәм аның ачылышында катнаштылар. Игорь Левитин объектны югары бәяләп: “Казань ЭКСПО” – зур чараларны уздыру өчен барлык шартлар булган урын”, - дип белдерде.

Агымдагы елның декабрендә биредә тагын бер зур чара - DigitalSkills Россия чемпионаты узачак, ә киләсе елның июнь аенда “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) милли чемпионаты финалы көтелә. Бу чаралар  WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыручыларга әлеге мәйданда бара торган эшләрне сынап карарга мөмкинлек бирәчәкләр.

“Казан Экспо”ны стартка кадәр 10 ай алдан эшләтеп җибәрә алуыбызга бик шатбыз. Бу мәйданда узган һәр чара  - Россия киләсе елда кабул итәчәк мөһим халыкара проектны уңышлы уздыруга бер адым ул. Проект нәкъ менә мәйдан эшен оештыру күзлегеннән караганда катлаулы, шуңа күрә аның тиешле вакытка әзер булуы – уңышлы нәтиҗәгә 50 процент якынлашу дигән сүз”, - дип белдерде WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин.

Комплексның гомуми мәйданы 75 831 кв.м. һәм ул гелерея белән тоташтырылган өч күргәзмә павильоныннан тора. Идел буе федераль округында 3000 урынга исәпләнгән иң зур конгресс-холл, һәрберсе 100дән алып 500 кешегә кадәр сыйдырышлы 30 конференц-зал, 3000нән артык парковка урыны да бар биредә.  Өсте ябулы җылы җәяүлеләр кичүе “Казан Экспо”ны Казан аэропорты һәм аэроэкспресс станциясе белән тоташтыра.  Комплексның инфраструктур мөмкинлекләре анда халыкара дәрәҗәдәге зур чараларны: күргәзмәләр, конгресслар, конференцияләр, фестивальләр һәм концертлар уздырырга мөмкинлек бирә. Дөнья чемпионатын уздыру кысаларында шулай ук төзелеше әле төгәлләнеп бетмәгән вакытлы павильоннар да җәлеп ителәчәкләр.

Инде билгеле булганча, һөнәри осталык буенча WorldSkills стандартлары нигезендәге дөнья чемпионаты Казанда 2019 елның  22 - 27 август көннәрендә узачак.  Ярышларга 60 тан артык илдән 1,600 дән артык катнашучы килер дип көтелә.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте