Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

“1С” һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының IT-компетенцияләре өчен җиһазлар һәм софт тәкъдим итә

Партнерлар

29.11.2018, 15:17

“1C” һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты партнеры сыйфатында чыгыш ясаячак. Компания IT компетенцияләр буенча ярышларны уздыру өчен кирәк булган 1 500 000 евро торучы җиһазларны һәм программа тәэмин ителешен бирергә әзер.

Бу турыдагы килешү бүген WorldSkills стандартлары буенча уза торан II Мили вузара чемпионат финалы кысаларында имзаланды. Документны “1С” фирмасы директоры Борис Нуралиев, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Андрей Погорелов һәм “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” союзы генераль директоры Роберт Уразов имзаладылар.

“1С” Казанда узачак WorldSkills дөнья чемпионатының аерым бер компетенцияләре буенча гына түгел, тулы бер “Мәгълүмати һәм коммуникация технологияләре” блогы буенча партнер булачак. “1С” – тармакта яңа үсеш нокталары булдыручылардан, ул профессиональ IT күнекмәләрне формалаштыру һәм үстерү лидеры булып тора. Күпьеллык хезмәттәшлекнең дәвам итүе һәм яңа масштаблар алуына бик шатбыз”, - диде  Роберт Уразов.

“Мәгълүмати технологияләрдә иң мөһим ресурс – кешеләр. “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” союзы белән хезмәттәшлек яшь белгечләрне үстерү һәм аларның IT индустриядә практика-ориентлашуларын сизелерлек арттыруга мөмкинлек бирә. Без Казанда дөнья чемпионатын уздыруга булышлык итүебезгә шатбыз һәм уртак тырышлык нәтиҗәсендә гомумән алганда Россия мәгълүмати технологияләренең югары дәрәҗәсен тәкъдим итәргә мөмкин булыр дип ышанабыз”, - дип белдерде “1С” директоры Борис Нуралиев.

турында

“1С” программа продуктлары һәм ИТ- сервислар эшләү, аларны дөньяга чыгару һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча махсуслашкан. Компания тарафыннан җитештерелгән эшләнмәләрдән “1С: Предприятие” (1С: Enterprise) программа системасы данлыклы, ул 1 500 000дән артык оешмада идарәне автоматлаштыру һәм исәп-хисап эшләрендә уңышлы кулланыла. “1С” кулланучылар белән илнең 750 шәһәрендәге 7 400дән артык компания кергән партнерлык челтәре аша эшли. Тулырак: http://1c.ru/ сайтында.

WorldSkills Kazan 2019 турында

2019 елда Россиядәге иң зур халыкара чара – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Competition 2019 дөнья чемпионаты Казанда 2019 елның 22 нче августыннан 27сенә кадәр узачак. Анда 60тан атык илдән 1 600дән артык конкурсант катнашачак, алар 56 компетенциядә ярышачаклар. WorldSkills Kazan 2019 чемпионатын һәм аның алдыннан булачак чараларны 250 000ләп кеше карар дип фаразлана.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International халыкара хәрәкәтенә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә алды. Россиядә WorldSkills Russia хәрәкәте илнең барлык 85 төбәген колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә иң өстенлекле проектларның берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте