Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

FANUC һәм Fujikura компанияләре һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын уздыру өчен җиһазлар тәкъдим итәләр

Партнерлар

29.11.2018, 15:24

1/3

FANUC һәм Fujikura компанияләре һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты партнерлары сыйфатында чыгыш ясарга ниятлиләр. FANUC җиһазлары “Сәнәгать робототехникасы” компетенциясендә ярышлар уздырган чакта файдаланылачак. FujikuraLtd “Мәгълүмат кабельле челтәрләр” компетенциясе зонасы өчен оптика техникасын тәкъдим итә.

Бу турыдагы килешү бүген WorldSkills стандартлары буенча уза торган II Мили вузара чемпионат финалы кысаларында имзаланды. Документны “ФАНУК” ҖЧҖ генераль директоры Марко Делаини, Фуджикура Лтд. ның Мәскәүдәге вәкиллеге башлыгы Сюо Масутани, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Андрей Погорелов һәм “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” союзы генераль директоры Роберт Уразов имзаладылар.

Fanuc Corporation компаниясе турында

Fanuc Corporation - япон компаниясе, сәнәгатьне автоматлаштыру өчен җиһазлар җитештерә. Компаниянең исеме “Fuji Automation NUmerical Control” акронимы булып тора. “Fanuc” компаниясе эшчәнлеге өч өлкәгә карый: СПИ (санлы программалы идарә) һәм лазерлы җиһазлар, сәнәгать эшләре һәм станоклар.

Fujikura Ltd. компаниясе турында

FujikuraLtd. - япон компаниясе, электр җиһазлары җитештерүче. Ул, оптик җепселләр өчен җайланмаларны, кискечләр һәм сплиттерларны да кертеп, телекоммуникация системаларын эшләү һәм җитештерү белән шөгыльләнә.

WorldSkills Kazan 2019 турында

2019 елда Россиядәге иң зур халыкара чара – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Competition 2019 дөнья чемпионаты Казанда 2019 елның 22 нче августыннан 27сенә кадәр узачак. Анда 60тан атык илдән 1 600дән артык конкурсант катнашачак, алар 56 компетенциядә ярышачаклар. WorldSkills Kazan 2019 чемпионатын һәм аның алдыннан булачак чараларны 250 000ләп кеше карар дип фаразлана.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International халыкара хәрәкәтенә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә алды. Россиядә WorldSkills Russia хәрәкәте илнең барлык 85 төбәген колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә иң өстенлекле проектларның берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте