Яңалыклар Барысы Рәсми чара Чемпионат Эшлекле программасы Эстафета Волонтерлар Партнерлар “VOL_Skills” конкурсы җиңүчеләре өчен WorldSkills Kazan 2019 волонтерлары командасына өч юллама Волонтерлар 28.01.2019, 15:03 Узган ял көннәрендә Казанда “VOL_Skills” конкурсы финалы узды. WorldSkills International президенты Саймон Бартли һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов чараның мәртәбәле кунаклары булдылар. WorldSkills Kazan 2019 волонтерлык кампаниясендә катнашуга 14277 кеше гариза биргән Волонтерлар 11.01.2019, 14:25 437 көн барган WorldSkills Kazan 2019 волонтерлык кампаниясе нәтиҗәләре буенча 89 илдән булган кандидатлардан 14277 гариза алынганлыгы билгеле булды. Аларның күпчелеге Россия гражданнарыннан булса (13306), 971 гариза башка дүләтләр вәкилләреннән алынган. Татарстанның һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары WorldSkills Kazan 2019 волонтерлары составына беренчеләрдән булып керү өчен ярышалар Волонтерлар 29.12.2018, 14:19 Татарстанның һөнәри белем бирү оешмаларында уздырыла торган “VOL_Skills” конкурсы укучыларга һөнәри осталык буенча WorldSkills стандартлары нигезендә узачак дөнья чемпионатында волонтер буларак катнашу мөмкинлеген бүләк итәчәк. Конкурс ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм “Татарстан Республикасының урта һөнәри белем бирү учреждениеләре директорлары советы” коммерцияле булмаган партнерлыгы белән берлектә “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО тарафыннан оештырыла. WorldSkills Kazan 2019 волонтерлык программасы Мәскәүдә Халыкара ирекле ярдәмчеләр форумында тәкъдим ителде Волонтерлар 03.12.2018, 17:12 WorldSkills Kazan 2019 волонтерлык программасы 3 нче һәм 4 нче декабрь көннәрендә Мәскәүдә (ВДНХ, 69 нчы павильон) Халыкара ирекле ярдәмчеләр форумында тәкъдим ителде. Анда Россиядән һәм башка илләрдән 15 мең волонтер катнашты. Форум мәйданында Казанда 2019 елда һөнәри осталык буенча 22-27 нче август көннәрендә узачак WorldSkills дөнья чемпионаты волонтерларын рекрутинглауның күчмә үзәге оештырылды. WorldSkills Kazan 2019 волонтерлык программасы Мәскәүдә Халыкара ирекле ярдәмчеләр форумында тәкъдим ителәчәк Волонтерлар 30.11.2018, 14:14 WorldSkills Kazan 2019 волонтерлык программасы 3 нче һәм 4 нче декабрь көннәрендә Мәскәүдә (ВДНХ, 69 нчы павильон) Халыкара ирекле ярдәмчеләр форумында тәкъдим ителәчәк. Анда Россиядән һәм башка илләрдән 15 мең волонтер катнашачак. Алар арасында – төрле юнәлешләрдәге социаль проектлар җитәкчеләре, БМО гуманитар миссияләрендә катнашучылар, халыкара оешмалар (Кызыл Хач, ЮНИСЕФ, AIESEC һәм башкалар) һәм зур чаралар (Сочи, Рио-де-Жанейро һәм Пхенчхандагы Олимпиадалар, Формула-1, спортның төрле төрләрендә дөнья беренчелекләре) волонтерлары. 1234567