Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Kazan 2019 волонтерлык программасы Мәскәүдә Халыкара ирекле ярдәмчеләр форумында тәкъдим ителде

Волонтерлар

03.12.2018, 17:12

WorldSkills Kazan 2019 волонтерлык программасы 3 нче һәм 4 нче декабрь көннәрендә Мәскәүдә (ВДНХ, 69 нчы павильон) Халыкара ирекле ярдәмчеләр форумында тәкъдим ителде. Анда Россиядән һәм башка илләрдән 15 мең волонтер катнашты. Форум мәйданында Казанда 2019 елда һөнәри осталык буенча 22-27 нче август көннәрендә узачак WorldSkills дөнья чемпионаты волонтерларын рекрутинглауның күчмә үзәге оештырылды.

3 нче декабрьдә стенд кунагы буларак Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко чыгыш ясады. Ул теркәлү эшләренең ничек баруы белән кызыксынды һәм чемпионатны оештыручыларга уңышлар теләде.

Ярышларны уздыру кысаларында Россиядән һәм башка илләрдән 20дән артык функциональ юнәлеш буенча эшләячәк 3 500 волонтерны җәлеп итү планлаштырыла.  

Чемпионат волонтерлары өчен заявка кампаниясе 2017 елның октябрендә Сочида уза торган Яшьләр һәм студентлар бөтендөнья фестивале вакытында башланган иде. Ул башланган вакыттан алып бөтен дөнья күләмендәге кандидатларга ​​​​​​https://worldskills2019.com/tt/get-involved/volunteers/ сайтында онлайн-анкета тутырып, гариза тапшыру мөмкинлеге ачылды.

Волонтерларны җыю буенча ресурс үзәкләре Красноярск, Приморск, Хабаровск крайларында, Әстерхан һәм Свердловск өлкәләрендә, Удмуртия Республикасында, Карелия Республикасында, Новосибирск өлкәсендә, Ставрополь краенде, Ростов, Иркутск, Чиләбе өлкәләрендә, Чувашия Республикасында, Краснодар краенда, Мәскәүдә эшли.

Хәзерге вакытка 70тән артык илдән 12 500 гариза тапшырылган инде. Заявка кампаниясе 2018 елның 31 декабренә кадәр барачак. 7 нче ноябрьдән (техник режимда – чит илләрдән һәм чит шәһәрләрдән булган кандидатлар белән телефоннан һәм Skype аша сөйләшүләр алып барыла; хәзерге вакытка 700 дән артык сөйләшү уздырылган инде) Казанда һәм волонтерлар җыю буенча 15 ресурс үзәкләрендә кандидатларны сайлап алу этабы башланды һәм ул 2019 елның март ахырына кадәр барачак. Волонтерлар командасына белем бирү 2019 елның язында башланачак.

Волонтерларны җыю буенча ресурс үзәкләре Красноярск, Приморск, Хабаровск крайларында, Әстерхан һәм Свердловск өлкәләрендә, Удмуртия Республикасында, Карелия Республикасында, Новосибирск өлкәсендә, Ставрополь краенде, Ростов, Иркутск, Чиләбе өлкәләрендә, Чувашия Республикасында, Краснодар краенда, Мәскәүдә эшли.

WorldSkills Kazan 2019 турында

2019 елда Россиядәге иң зур халыкара чара – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Competition 2019 дөнья чемпионаты Казанда 2019 елның 22 нче августыннан 27сенә кадәр узачак. Анда 60тан атык илдән 1 600дән артык конкурсант катнашачак, алар 56 компетенциядә ярышачаклар. WorldSkills Kazan 2019 чемпионатын һәм аның алдыннан булачак чараларны 250 000ләп кеше карар дип фаразлана.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International халыкара хәрәкәтенә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә алды. Россиядә WorldSkills Russia хәрәкәте илнең барлык 85 төбәген колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә иң өстенлекле проектларның берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте