Яңалыклар Барысы Рәсми чара Чемпионат Эшлекле программасы Эстафета Волонтерлар Партнерлар WorldSkills Kazan 2019 командасы яңа илчеләр белән тулыланды Рәсми чара 19.05.2019, 15:08 Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында үтүче SKILLS BAZAAR һөнәри осталык ярминкәсе кысаларында WorldSkills Kazan 2019 яңа илчеләрен багышлау тантанасы узды. Илче булу мәртәбәсенә Миссис Globe 2019, Миссис Россия International 2011, профессиональ визажист, “АТ” макияж һәм стиль автор мәктәбенә нигез салучы Алисә Тулынина һәм дөньякүләм танылган талантлы шеф-кондитер, кондитер-рәссам, алып баручы Нина Тарасова лаек булды. WorldSkills Kazan 2019 церемонияләренә билетлар сатуга май ахырында чыгачак Рәсми чара 14.05.2019, 14:52 14 май көнне 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына 100 көн калу билгеләп үтелде. Бу уңайдан ярышларның төп объектында – халыкара күргәзмәләр үзәге “Казан Экспо”да матбугат брифингы узды. Анда Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гөбәйдуллин һәм “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) берләшмәсе генераль директоры урынбасары Карина Саликова катнашты. Горький паркында осталык дәресләре: 19 майда Казанда SKILLS BAZAAR узачак Рәсми чара 13.05.2019, 08:23 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты алдыннан Казанны тагы бер осталык бәйрәме көтә. 19 май көнне Горький исемендәге үзәк культура һәм ял паркы төрле юнәлештәге тематик мәйданчыклар эшләячәк уникаль урынга әйләнәчәк. SKILLS BAZAAR проекты кысаларында сәг. 10.00 алып сәг. 18.00 кадәр һәркем үзен яңа рольдә сыный алачак: флорист яки агач ышкылаучы, кондитер яки мобиль робот технигы. Казандагы дөнья чемпионатында катнашу өчен үзгәрешләр лидерларын сайлап алу ачык Рәсми чара 04.04.2019, 14:56 Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының эшлекле программасының милли трегында катнашу өчен үзгәрешләр лидерларын бөтенроссия онлайн сайлап алу старт алды. Мәгариф өлкәсендәге иң яхшы чаралар авторлары кадрлар әзерләүнең милли системасын үстерүнең төп проектлары картасын формалаштыруда катнашачаклар. Дэвид Хоуи Казан укучылары өчен WorldSkills дәресе уздырды Рәсми чара 27.03.2019, 12:52 WorldSkills International башкаручы директоры Дэвид Хоуи бүген Казанның 177 санлы мәктәп укучыларына WorldSkills дәресе уздырды. Ул укучыларга WorldSkills хәрәкәте кыйммәтләре, профессиональ осталык буенча дөнья чемпионатын уздыруның һөнәрләрне үстерүдә мөһимлеге турында сөйләде. 1...7891011...20