Яңалыклар Барысы Рәсми чара Чемпионат Эшлекле программасы Эстафета Волонтерлар Партнерлар Будапештта һөнәри осталык буенча Euro Skills Budapest 2018 Европа чемпионаты башлана Рәсми чара 25.09.2018, 14:21 Татарстан делегациясе һөнәри осталык буенча Венгриянең Будапешт шәһәрендә 25-29 нчы сентябрь көннәрендә узачак һәм 29 илдән 600 конкурсантны үзенә җыячак Euro Skills Европа чемпионаты чараларында катнаша. Россия җыелма командасы составына (аның вәкилләре 41 компетенциядә иң яхшылар исеме өчен көрәшәчәкләр) 6 татарстанлы кергән. Моннан тыш Будапештка стажировкага 19 волонтер да китте. Татарстанда 2019 ел Эшче профессияләр елы булачак Рәсми чара 24.09.2018, 09:46 Татарстан Республикасында 2019 ел Эшче профессияләр елы дип игълан ителде. Татарстан Республикасы Президенты бу хакта бүген – 24 нче сентябрьдә ТР Дәүләт Советына мөрәҗәгате вакытында белдерде. Казан мәктәпләре WorldSkills Kazan 2019 кысаларында мәдәни багланышларда катнашачаклар Рәсми чара 20.09.2018, 14:37 20 нче сентябрьдә WorldSkills International башкаручы директоры Дэвид Хоуи һәм “One school – one country” (“Бер мәктәп – бер ил”) проекты менеджеры Алекс Мьюзиал Казан мәктәпләре директорлары белән очраштылар. Алар WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты кысаларында әлеге проектның ничек гамәлгә ашырылачагы турында фикер алыштылар. Очрашуда шулай ук ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов һәм WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин катнаштылар. Һөнәри осталык бәйрәме: Казанда SKILLS BAZAAR узды Рәсми чара 16.09.2018, 14:06 Казанда һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатына әзерлек финиш сызыгына чыкты: август аенда “Эшче куллар Олимпиадасы” башланырга бер ел калуны билгеләп уздык. 16 нчы сентябрьдә Таулар-Әмәт урманында узган SkillsBazaar – “эшләр ярминкәсе” дә шушы вакыйгага багышланган иде. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, шулай ук WorldSkillsInternational техник директоры Джейн Стоки чараның кунаклары булдылар. Таулар-Әмәт урманы бер көнгә остаханәләр киңлегенә әйләнә – Казанда SKILLS BAZAAR узачак Рәсми чара 12.09.2018, 15:19 Казанда һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатына әзерлек финиш сызыгына чыга – август аенда “Эшче куллар олимпиадасы” стартына бер ел калуны билгеләп узган идек. Казанның Таулар-Әмәт урманында 16 нчы сентябрьдә узачак SkillsBazaar – “һөнәрләр ярминкәсе” шушы вакыйгага багышланган. 1...1213141516...20