Яңалыклар Барысы Рәсми чара Чемпионат Эшлекле программасы Эстафета Волонтерлар Партнерлар WorldSkills Conference 2019 кысаларында авыл хуҗалыгы сәнәгате киләчәге хакында фикер алышачаклар Эшлекле программасы 29.07.2019, 11:50 Футурологлар фаразы буенча, авыл хуҗалыгы тармагын киләсе 10-20 елда XX гасыр яртысында моторлы авыл хуҗалыгы техникасы киң таралуга китергән процесслар белән чагыштырырлык революция көтә. Технологияләр үсеше белән яңа һөнәрләр дә барлыкка киләчәк. Аларның күбесе инде булган күнекмәләр һәм яңа белемнәрне берләштерәчәк, ә аналогларга ия булмаучылар авыл хуҗалыгы сәнәгате өчен чын ачыш булачак. Хайме Сааведра: “Бүгенге көндә һәр дәүләтнең үсеп килүче буын үсешенә өлеш кертүе киләчәк буыннарның уртак кеше капиталын формалаштыруда нигез булып тора” Эшлекле программасы 19.07.2019, 16:58 Бөтендөнья банкы төркеменең белем бирү буенча глобаль директоры Хайме Сааведра WorldSkills Conference 2019 халыкара конференциясен ачачак “Дөнья куркыныч астында: үзгәрешләр чорында адаптация, уңыш һәм чәчәк ату күнекмәләре” дип аталган пленар сессиянең хөрмәтле кунакларыннан берсе булачак. Экология һәм экосистема проблемаларын чишү өчен кадрлар әзерләү Эшлекле программасы 18.07.2019, 11:40 23 августта, WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты эшлекле программасының беренче көнендә “Яшьләр карашы: яңа җәмгыять - 2050” сессиясе узачак. Яшь Россия һәм чит ил галимнәре гомумдөнья экология проблемаларын чишүгә карата үз күзаллаулары хакында сөйләячәкләр. РФ вице-премьеры Татьяна Голикова: “Кадрлар әзерләү – киләчәк икътисадын формалаштыру өчен төп бурычларның берсе” Эшлекле программасы 17.07.2019, 14:13 WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының эшлекле программасы кысаларында халыкара конференция башланырга бик аз вакыт калып бара. 2019 елның 22-25 августында узачак конференция икътисади, иҗтимагый һәм технология тенденцияләре, шулай ук һөнәри әзерлек системалары үсеше өлкәсендә карарлар эшләү һәм хезмәт базарын үзгәртеп кору хакында фикер алышу өчен уникаль платформа булачак. Максим Волошин: “Яңа заман таләпләренә җавап бирер өчен, кеше үзгәрергә тиеш” Эшлекле программасы 16.07.2019, 12:43 Цифрлаштыру соңгы унъеллыкның төп тенденцияләрнең берсенә әйләнде. Хәзерге вакытта цифрлы технологияләр тормышның барлык өлкәләренең йөзен үзгәртә: эшмәкәрлек, дәүләт идарәсе, фән, мәгариф, күңел ачу һ.б. Цифрлы трансформация – хәзерге чорның төп икътисади тренды. Озак вакытлар бу төшенчә астында бары мәгълүматны цифрлы форматта саклау һәм күчерүне, шулай ук медианың мәгълүмат йөртүче җайланмалардан онлайнга күчүне аңлаганнар. Әмма акрынлап кына технологияләр эшмәкәрлек һәм моңа кадәр елларча үзгәрмәгән классик сәнәгать өлкәләренә интенсив рәвештә үтеп керә. 1234