Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Экология һәм экосистема проблемаларын чишү өчен кадрлар әзерләү

23 августта, WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты эшлекле программасының беренче көнендә “Яшьләр карашы: яңа җәмгыять - 2050” сессиясе узачак. Яшь Россия һәм чит ил галимнәре гомумдөнья экология проблемаларын чишүгә карата үз күзаллаулары хакында сөйләячәкләр.

18 яшьлек президент – “Яшел өмет” (Green Hope Foundation) фондына нигез салган Кехкашан Басу, 3M Young Scientist Challenge конкурсы финалисты 13 яшьлек Анна Ду, шулай ук гальваник калдыкларны утильләштерү технологиясен уйлап табучы һәм инженер Анастасия Федосова экология проблемаларын чишү һәм экосистеманы саклау өлкәсендә проектлар эшләү һәм тормышка ашыру хакындагы илһамландыручы тарихлары белән бүлешәчәкләр.

Экология проблемалары актуальләшкәннән актуальләшә бара. Җәмгыять, һичшиксез, бу проблемаларны чишүгә игътибар бирергә тиеш. Югыйсә, дөньяның киләчәге куркыныч астында булачак. Җәмгыятьнең тотрыклы үсешендә дә экологик белем бирү әһәмиятле роль уйный. Ул кеше аңының табигатькә карашы, аңга нык кереп урнашкан фикерләү һәм үзеңне тоту, икътисад механизмнары һәм социаль үсеш стереотипларын үзгәртүгә юнәлдерелгән. Бу шулай ук һәр дәүләтнең һәм һәр кешенең биосфера үсеше законнары урнаштырган чикләүләр һәм тыю системасына нигезләнүче этика, мәдәният һәм дөреслекнең яңа принципларын кабул итүне дә күздә тота.

Үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирү – хәзерге иң җитди бурычларның берсе. Бу авыр, әмма кызык эш. Биредә мөмкинлекләр күп. Мондый эшнең нәтиҗәсе – ата-аналар рәхмәте һәм балаларның үз мәктәпләрен, урамнарын, шәһәрләрен, илләрен чиста һәм матур итү теләге.

Бу хакта тулырак мәгълүмат һәм теркәлү түбәндәге сылтама аша https://worldskillsconference.com/2019/ru/.

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте