Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Ак Барс Банк - WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты рәсми партнеры

Рәсми чара

18.07.2019, 08:40

Ак Барс Банк Казанда узучы WorldSkills 2019 стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатының рәсми банкына әйләнде. Дөнья чемпионатына ярдәмне банк “Көмеш партнер” статусында күрсәтәчәк.

“Без WorldSkills Kazan 2019 командасы яңа партнер белән тулылануына шатбыз. Без Татарстан катнашучы халыкара проектлар кысаларында Ак Барс Банк белән инде күптәннән һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итәбез. Хәзер исә көчләребезне WorldSkills кыйммәтләрен алга этәрүдә һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыруда берләштерәчәкбез. Бу максатларны тормышка ашыруда бергә күп нәрсәләргә ирешербез дип уйлыйм”, - ди WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин.

“Ак Барс Банк Татарстан Республикасында узучы дөнья дәрәҗәсендәге зур әһәмияткә ия булган вакыйгаларда һәрдаим булышлык күрсәтә. Без WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын нәкъ менә Казан кабул итүе белән бик горурланабыз! Россия белгечләре үзләренең осталык дәрәҗәләрен чит ил коллегаларыныкы белән чагыштыру, яңа нәрсәләргә өйрәнү һәм үзләрен күрсәтү мөмкинлеге алачак”, - дип билгеләп узды Ак Барс Банк идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев.

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Ак Барс Банк

Ак Барс Банк – федераль дәрәҗәдәге универсаль кредит оешмасы, Татарстан Республикасының банк базары лидеры, үз капиталы зурлыгы буенча һәрдаим Россиянең иң эре 20 банкы арасына керә, илнең 27 төбәгендә филиаллары бар. Банк Россия Федерациясендә булган барлык банк лицензияләренә ия, корпоратив һәм шәхси клиентларга йөздән артык банк хезмәте күрсәтә. Банкның рәсми сайты - https://www.akbars.ru/.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте