Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Conference 2019 кысаларында авыл хуҗалыгы сәнәгате киләчәге хакында фикер алышачаклар

Футурологлар фаразы буенча, авыл хуҗалыгы тармагын киләсе 10-20 елда XX гасыр яртысында моторлы авыл хуҗалыгы техникасы киң таралуга китергән процесслар белән чагыштырырлык революция көтә. Технологияләр үсеше белән яңа һөнәрләр дә барлыкка киләчәк. Аларның күбесе инде булган күнекмәләр һәм яңа белемнәрне берләштерәчәк, ә аналогларга ия булмаучылар авыл хуҗалыгы сәнәгате өчен чын ачыш булачак.

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты эшлекле программасы кысаларында “Авыл хуҗалыгы сәнәгате өчен күнекмәләр культивацияләү” дип аталган сессия узачак. Катнашучылар һәм экспертлар җитештерүчәнлекне арттыруга мөмкинлекләр ачучы һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга булышлык итүче инновацияле чишелешләр һәм технологияләр хакында фикер алышачак.

Дөньдагы кеше саны ел саен якынча 70-80 миллионга үсә. Планетада әле беркайчан да бер үк вакытта моның кадәр кеше яшәгәне булмаган. Авыл хуҗалыгына һәм азык-төлек белән тәэмин ителешкә карасак, һәр кеше кулланылыш артуга омтыла, димәк, халык саны арту хисабына абсолют кулланылыш белән беррәттән чагыштырмача кулланылыш та үсә. Шундый сорау туа: 1 млрд кеше инде ач булуын исәпкә алып, артучы халыкның үсүче аппетитын кәнагатьләндерергә ризык җитәчәкме?

Киләчәк икътисадын азык-төлек ягыннан куркынычсызлык белән тәэмин итү өчен, авыл хуҗалыгы секторындагы кадрлар проблемасын чишәргә туры киләчәк. Ә проблема җитәрлек дәрәҗәдә кискен тора. Халыкның белеме – авыл хуҗалыгы өлкәсендә ахырга кадәр тормышка ашырылмаган иң мөһим ресурс. Авыл халкының белем дәрәҗәсе шәһәрнекеннән күпкә түбәнрәк. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы хезмәтенең түбән абруе, ихтимал, яшьләрнең аграр белем алуга каршылык итүче һәм авыл хуҗалыгы югары уку йортларын тәмамлаучыларны башка өлкәләргә күчәргә мәҗбүр итүче төп фактор булып торадыр. Яхшы белгечләр аз, һәм авыл хуҗалыгында кадрларга кытлык  – бу чынбарлык.

Белгечләр өчен бу өлкә абруен ничек күтәрергә, цифрлаштыру йогынтысы астында агросектор ничек үзгәрәчәк, киләчәк авыл хуҗалыгы сәнәгатендә нинди күнекмәләргә ихтыяҗ булачак һ.б. хакында әлеге сессия катнашучылары сөйләчәяк.

Бу хакта тулырак мәгълүмат һәм теркәлү түбәндәге сылтама аша https://worldskillsconference.com/2019/ru/.

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте