Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Ләйлә Фазлыева: “WorldSkills Kazan 2019 ачылу тантанасы Россиядә генә түгел, барлык дөнья чемпионатлары тарихында да мөһим вакыйга булачак”

Рәсми чара

23.07.2019, 14:40

Бүген Казанда WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты ачылу тантанасының репетициясе булды. Анда Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, ачылу һәм ябылу тантаналары буенча эшче төркем һәм һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының мәдәни программасы җитәкчесе Ләйлә Фазлыева һәм тантаналарның баш хореографы Жанна Шмакова әлеге вакыйгаларга әзерлек хакында сөйләделәр һәм тамашаның берничә серен ачтылар.

Ләйлә Фазлыева сүзләренә караганда, WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының ачылу һәм ябылу тантаналары буенча зур әзерлек эшләре алып барыла. Бу эшкә рәссамнар, костюм дизайнерлары, Татарстан һәм Казанның иҗат коллективлары һәм башка бик күп белгечләр җәлеп ителгән.

"WorldSkills Kazan 2019 ачылу тантанасы Россиядә генә түгел, барлык дөнья чемпионатлары тарихында да мөһим вакыйга булачак, – ди Фазлыева. – Тантана үзе – ул берничә эпизодтан торган интерактив шоу. Бу профессионалга әйләнү эпизодлары. Моннан тыш, ул –  федераль һәм Татарстан белгечләре ярдәмендә эшләнгән бик югары дәрәҗәдәге технологияле шоу. Без тантана режиссеры тәкъдим иткән эшләрдә катнашабыз. Барлык серләрне дә ачарга җыенмыйм, ләкин шоуның интерактив булачагы һәм тамашачының бу шоуда катнашачагы төгәл билгеле”.

WorldSkills Kazan 2019 ачылу һәм ябылу тантаналары “Казан Арена” стадионында узачак. Бу объектта инде 2013 елгы Бөтендөнья студентлар Уеннарының тантаналары узган иде. Сүз уңаеннан, аларны да, хәзергесе кебек үк, шул ук команда – атказанган сәнгать эшлеклесе Игорь Крутойның продюсерлык үзәге оештырган иде. Ачылу тантанасының режиссеры – зур күләмле тамашалар оештыруда зур тәҗрибәсе булган Россия телевидение академиясе әгъзасы, Россия сәнгать академиясенең мактаулы әгъзасы Алексей Сеченов.

Моннан тыш, ачылу тантанасында Татарстан Республикасының иҗат коллективлары һәм танылган башкаручылар – Ёлка, Александр Панайотов, Ян Гэ, Therr Maitz инди-төркеме һәм башкалар катнашачак. “Ябылу тантанасына килгәндә, финал шоудан һәм җиңүчеләрне бүләкләүдән кала, анда WorldSkills флагын киләсе дөнья чемпионатын кабул итәчәк илгә тапшыру каралган. Безнең очракта ул – Кытай, Шанхай шәһәре”, – дип сөйләде Ләйлә Фазлыева.

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының ачылу һәм ябылу тантаналары баш хореографы Жанна Шмакова сүзләренә караганда, “Пульс” дип исемләнгән ачылу тантанасы профессионалга әйләнү этапларына багышланган. “Бу шоу һөнәри югарылык үрләрен яулаучы, тормышта үз урынын табарга һәм “Профессионал булу нәрсәне аңлата?” дигән төп сорауга җавап бирергә тырышучы кешеләр турында. Бу – ничек итеп үз билгеләнешеңне табарга, талантны үстерергә, күнекмәләр алырга һәм ничек итеп өйрәнчектән белемнәрен башкаларга җиткерүче оста булып җитешүгә кадәрге юлны үтәргә кирәклекне аңларга омтылу. Бу менә шундый зур фәлсәфи тикшеренү”, – ди ул.

Дөньяда гражданлык һәм паспорт алган бердәнбер андроид – София исемле роботның катнашуы тамашачылар өчен күңелле сюрприз булачак. “Ул шулай ук тамашада да катнашачак, ләкин ни рәвешле – бу сер, барысын да ачылу тантанасында күрерсез. Анда теләге булган һәркемне чакырып калам”, – дип уртаклашты Шмакова.

“Хәзер без ачылу тантанасының башы, интро – компетенцияләр белән таныштыру өлеше өстендә эшлибез. Без, әгәр WorldSkills турында бию булса, популяр бию теле белән аның нәрсә икәнен күрсәтәчәкбез һәм сөйләячәкбез. Тантаналарда барлыгы өч йөзгә якын биюче – Казанның һәм Татарстанның иң профессиональ көчләре катнашачак”, – дип йомгаклады Жанна Шмакова.

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте