Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Казанда WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты Оештыру комитеты экипировкасын тәкъдир иттеләр

Рәсми чара

23.07.2019, 14:13

Бүген “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты персоналы һәм волонтерлары рәсми экипировкасы комплектларын тәкъдир итү узды.

Оештыру комитеты экипировкасы соры-зәңгәр төстә эшләнгән һәм үз эченә футболка, поло-күлмәк һәм бомберны ала.

Волонтер экипировкасы традицион кызыл төстә эшләнгән. Ул футболка, поло-күлмәк, бомбер, шортыга әйләнүче чалбар, бейсболка һәм яңгырдан саклаучы өс киеменнән тора.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Александр Карпов билгеләп үткәнчә, WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатында 3 500 волонтер һәм 1200 штат хезмәткәре һәм вакытлыча персонал эшләячәк.

 “WorldSkills Kazan 2019 волонтер кампаниясе нәтиҗәләре буенча, илебезнең барлык төбәкләре һәм 90 ил кандидатларыннан 15 меңнән артык заявка бирелгән. Рекрутинг нәтиҗәләре буенча команда Казан һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнарынннан җыелган 2900 волонтер, Россиянең 85 төбәгенннән 500 вәкил, шулай ук 41 илне тәкъдим итүче 100 чит ил волонтерыннан тора”, - дип сөйләде Карпов.

Инде 1 август көнне 30 волонтер эшкә керешәчәк. “1 августтан безнең өчен операцион вакыт башлана. Беренче 30 волонтер “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгенә эшкә чыгачак. Ә чит ил һәм башка шәһәр волонтерлары 18 август көнне киләчәк”, - дип аңлатты Карпов.

Регламентта күрсәтелгән хезмәтләргә өстәмә рәвештә, волонтерлар МегаФон элемтәсе һәм мобиль интернеты белән тәэмин ителәчәкләр.

“WorldSkills 2019 дөнья чемпионатының телекоммуникация партнеры буларак, МегаФон ярышлар объектларын элемтә белән тәэмин итә. “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә элемтә челтәрен булдыруга инвестицияләр 20 миллион сум тәшкил итте. Павильоннарда элемтәне 2G, 3G һәм 4G элемтә стандартларын тотучы 8 төп станция тәэмин итә. Тулаем алганда, тавыш һәм data-хезмәтләр ышанычлылыгы һәм югары сыйфаты өчен өч стационар павильонның түбә өлешендә урнашкан һәм 144 фрагменттан торган антенна системасы җавап бирә. Чемпионатның стационар һәм вакытлыча корылмалары урнашкан күргәзмәләр үзәге мәйданы элемтә белән өстәмә урам станциясе ярдәмендә тәэмин ителә”, - ди "МегаФон” компаниясенең Татарстан буенча төбәк бүлеге директоры Дмитрий Кузнецов.

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте